ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2020 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов мөрәҗәгате.

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында Бердәм дәүләт имтиханын һәм Дәүләт чыгарылыш имитиханын үткәрү срокларын (вакытыннан алдагы этап 20 марттан 13 апрельгә кадәр планлаштырылган иде) күчерү турында карар кабул ителде.

Укытучыларга коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү планлаштырыла. Россия Мәгариф министрлыгы «Мәгариф турында»гы законга төзәтмәләр әзерләде. Алар кысаларында авылда эшләүче укытучыларга коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча ташламалар исемлеген арттыру планлаштыра.

"Мәгариф" милли проекты кысаларында Россия Мәгариф министрлыгы төзегән ата-аналарга ярдәм итү буенча бердәм бушлай дәүләт порталында консультация үзәкләре навигаторы эшли башлады.

 

 

Казан шәһәре уку йортлары педагоглары һәм инклюзив белем буенча белгечләр ике көн дәвамында  «Дәрескә бергә» федераль инклюзив проекты кысаларында узган семинарда катнашты.

Мәктәп укучылары олимпиадаларының республика этабында катнашу нәтиҗәләре буенча Зәй шәһәре һәм районы мәктәпләре укучылары 34 призлы урын яулаган, аларның 21е республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында, 13е-Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында катнашу нәтиҗәләре буенча.

Россиядә «Илкүләм технологик инициатива» боҗра хәрәкәте олимпиадасының финал өлеше башланып китте. Йомгаклау этабына Татарстаннан 81 мәктәп укучысы узган. Болар – Казан, Иннополис, Яр Чаллы, Зеленодольск, Түбән Кама, Нурлаттан 7-11 нче сыйныф укучылары.

"Россия электрон мәктәбе" порталында укытучылар һәм мәктәп укучылары өчен ресурслар исемлеге барлыкка килде, аларны өйдә мәгълүмати технологияләр ярдәмендә кулланырга мөмкин.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы мәктәп укучылары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары өчен каникул һәм дистанцион уку чорында сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча киңәшләрне үз эченә алган инфографика урнаштырды.

Эшлекле дүшәмбедә Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов шәһәрнең мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү йортлары эшендәге үзгәрешләр турында сөйләде. Хәл кискенләшкән очракта, Казан мәктәпләрендә дистанцион укуга күчү өчен шартлар эшләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International