19 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Чаллы шәһәр советының хисап сессиясендә катнашты.
18 февральдә Пермьдә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров ярдәмендә узучы "Җиңүгә йөз тотып! (Равнение на Победу!)" XVIII Халыкара яшь патриотлар слеты ябылу тантанасы булды.
Сишәмбе көнне Дәүләт Думасы бертавыштан өченче соңгы укылышта илебез гражданнарын һәм беренче чиратта кечкенә сыйныф укучыларын азык-төлек белән тәэмин итүгә кагылышлы закон кабул итте.
2020 елда Рус географик җәмгыяте премиясен алуга гаризалар кабул итү башланды. 2020 елда премия дүртенче тапкыр тапшырылачак.
18 февральдә Биектау районының “Сандугач” балалар бакчасы базасында “Ел тәрбиячесе-2020” мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагоглары конкурсының зона этабы үтте.
Тамбов, Саранск һәм Рыбинск югары уку йортларында эшләүче 60 хезмәткәр өч көнлек квалификация күтәрү курслары узачак. Укуларны Иннополис Университетының «Робототехника һәм мехатроника компонентлары технологиясе» юнәлеше буенча НТИ компетенцияләр үзәге белгечләре үткәрә.
«Традицияләр варислары» V Бөтенроссия халыклар мәдәнияты балалар фестивалендә катнашучылар илнең этномәдәни мирасын җырлар, биюләр, костюмнар һәм көнкүреш предметлары аша тәкъдим итә алачак.
Казанның 15нче татар гимназиясендә парламент дәресен ТР Дәүләт Советы депутаты, КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов үткәрде.
Ел саен 17 февральдә билгеләп үтелә торган Россия студентлар отрядлары көне алдыннан “Сүз белән түгел, эш белән!” дип аталган V республика хезмәт итүче яшьләр форумы узды.
Агымдагы елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында ата-аналарның республика советы эшли башлады.