Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш шәһәрендә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбен карады. Узган ел биредә капиталь ремонт ясадылар.
20 февральдә Казан радиомеханика көллиятендә булачак абитуриентлар һәм аларның ата-аналары өчен Ачык ишекләр көне узачак.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәктәпләргә методик ярдәм оештыру буенча «Тигез мөмкинлекләр мәктәбе» проектын эшли.
15-18 февральдә Республика олимпиада үзәгендә 7-8 сыйныф укучылары арасында физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Укучылар һәм студентлар арасында Милли технологик инициативасы Түгәрәкләр хәрәкәтенең бишенче Олимпиадасы дәвам итә.
27 февральдә 13 сәгатьтә Мәгариф министрлыгы ярдәме белән энергетика өлкәсендәге һөнәрләр турында Бөтенроссия ачык дәресе узачак. Ул телекүпер режимында узачак.
16-18 февральдә Азнакайда «Чатыр Тау Арена» спорт комплексында республика мәктәп укучылары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты финалы узды.
2019 ел ахырында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгы Россия Фәннәр академиясе актив катнашында ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең нәтиҗәлелеген бәяләде.
Хәзерге вакытта Кытайда каникулларда булган Россия вузлары студентларын дистанцион рәвештә укытуга күчәчәкләр. Россиянең Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков моның турындагы карарга кул куйган.
Казан федераль университетында Физика институты гыйльми советының Казан университеты оптика һәм спектроскопия кафедрасының беренче җитәкчесе (1960-1991 еллар), физика факультеты деканы (1971-1986 еллар) Иван Поминовның тууына 100 ел тулуга багышланган киңәйтелгән утырышы узды.