ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

РФ Мәгариф министрлыгында Россия мәктәпләрендә киберспорт буенча факультатив дәресләр кертү тәкъдимен аңлаттылар. Интернетны үстерү институты экспертлары шундый инициатива белән чыгыш ясады.

Яңа уку елы алдыннан кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт кулланучыларга уку басмаларына, укучылар портфельләренә карата куркынычсызлык таләпләренең нигезләмәләр белән билгеләнүен искәртә.

Мәгариф министрлыгы «Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм буенча өстәмә гарантияләр турында» федераль законына төзәтмәләр әзерләде. Әлеге документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.

Россия Мәгариф  министрлыгы Мәгариф өлкәсендә халыкара премияләр алуга гаризалар кабул итү турында хәбәр итә.


17
август, 2019 ел
шимбә

Татарстанда быел мәктәпләрдә 12 меңнән артык яңа урын булдырылачак. Бу хакта бүген «Казан Экспо»да мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Казан IT-лицее укучысы Анна Седова XVIII Кытай хатын-кызлар математика олимпиадасында алтын медаль яулады. Ярышлар 2019 елның 10-15 август көннәрендә Кытайның Ухань шәһәрендә узды. Ике тур эчендә укучылар Халыкара математика олимпиадасы дәрәҗәсенең 8 мәсьәләсен хәл иттеләр.

Татарстан Республикасында соңгы 5 елда мәгариф инфраструктурасын камилләштерү буенча җитди чаралар күрелде - 16 мең укучыга 33 мәктәп, 22 мең урынга якын 150 балалар бакчасы төзелде, 711 мәгариф оешмасы капиталь ремонтланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте. Быелгы киңәшмәнең төп темасы - "Белем бирүнең сыйфатын күтәрү факторы буларак тәрбия".

WorldSkills Kazan 2019 рәсми мобиль кушымтасын App Store һәм Google Play түләүсез йөкләп алу мөмкинлеге бар. Кушымта ике тел версиясенә ия: инглиз һәм рус.


16
август, 2019 ел
җомга

19-20 августта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге ТР Үзәк сайлау комиссиясе белән берлектә мәктәп укучыларының сайлау хокукы һәм сайлау хокукы нигезләре буенча I республика олимпиадасын үткәрә.

Мәскәүдә «ПатриУм-2019» җәйге мәктәбе узды, ул өченче тапкыр бөтен Россиядән иң актив һәм талантлы 100 укучыны берләштерде. Башкалага 36 регионнан егетләр һәм кызлар килде. Алар барысы да - «Сәләтле балалар» порталы конкурсларында җиңүчеләр. Алар арасында Әлмәтнең 24 нче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Татьяна Саблина да бар. Ул "Раштуа җырларын тәрҗемә итү” конкурсында җиңде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International