Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләренә Белем көнен 1 сентябрьдә үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта «Татар-информ» МА биргән интервьюсында ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
WorldSkills дөнья хәрәкәтенең глобаль партнеры статусына ия CNC Software / MasterCard компаниясе WorldSkills 2019 чемпионатының дүрт компетенциясе буенча ярышлар уздыру өчен CAM-системаның рәсми тәэмин итүчесе дип аталды: «ЧПУ белән станокларда токарь эшләре», «ЧПУ станокларында фрезер эшләре», "Полимер материаллардан эшләнмәләр әзерләү”, “Производствода команда эше". Команда ярышларында катнашучылар детальләрне токарь һәм фрезер станокларында эшкәртүне программалаштыру өчен MasterCard системасын кулланачаклар, шуннан соң детальләрдән әзер эшләнмә җыелачак.
Татарстанда 2025 елга 39 коррекцион мәктәптә матди-техник база яңартылачак. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Татарстанда 2019 елда илкүләм проект буенча өч яшькә кадәрге сабыйлар өчен балалар бакчаларында 3,2 мең урын булдырылачак. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең “Белем бирү сыйфатын күтәрү факторы буларак тәрбия "дигән темага республика август киңәшмәсенең пленар утырышы 15 августта “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.
Татарстанда илкүләм проект буенча 300 авыл мәктәбендә "Информатика”," ОБЖ” һәм “Технология " фәннәре буенча матди-техник база яңартылачак. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
25 нче июльдән 11 нче августка кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында “VICTORY " республика полилингваль сменасы эшләде. Сменада Татарстанның 33 муниципаль берәмлегеннән һәм якын чит илләрдән - Үзбәкстан, Казахстаннан 101 укучы катнашты.
DMG MORI станоклар җитештерүче дөньякүләм әйдәп баручы WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының җиде компетенциясен хуплый: «ЧПУ белән станокларда фрезер эшләре», «ЧПУ белән станокларда токарь эшләре», «Производствода команда эше», «Полимер материаллардан эшләнмәләр ясау», «Реверсив инжиниринг» һәм «3D-прототиплаштыру», «Цифрлы җитештерү».
Информатика буенча Халыкара олимпиадада абсолют икенче урын алган КФУның Лобачевский исемендәге лицееның унберенче сыйныф укучысы Илдар Гайнуллин ирешелгәннәрдә тукталып калырга җыенмый һәм 2020 елда Сингапур ярышларына юл тотачак. Бу хакта бүген Бакудан Казанга кайткан егет журналистларга сөйләде.
2019 елның 5-12 августында Мәскәү өлкәсендә «Экосреда-ИТ» бөтенроссия яшьләр белем бирү форумының «Мәгънәләр территориясе» сменасы узды.