ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2019 ел
сишәмбе

Көллият һәм техникумнарда һөнәрләр исемлеге җитди рәвештә яңартылырга тиеш. Аларның кайсылары юкка чыгачак? Урта һөнәри белемле чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри БДИ барлыкка килерме? Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионаты ни белән гаҗәпләндерәчәк? Бу хакта" Российская газета " да РФ мәгариф министры Ольга Васильева сөйләде.

2019 елның 12 августында Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләренең авыл мәктәпләреннән технология укытучылары өчен уку-укыту сессиясе башланды.

 

“Сириус" белем бирү үзәге һәм Яндекс проект сменасын проект эшләүче студентлар өчен үткәрәчәк. Ике атна дәвамында балалар иң перспективалы IT-проектлар өстендә эшләячәк.

Татарстанның 22 авыл укучысы «Агро НТИ – 2019» конкурсының финал этабында катнашачак. Конкурс авыл мәктәпләреннән яшьләрне милли технологик инициативаның технологик өстенлекләрен эшкә җәлеп итүгә, авыл хуҗалыгында югары технологияле проектлар белән танышуга юнәлдерелгән.

22-23 августта Түбән Новгородта Россия Мәгариф министрлыгы ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмаларның эшчәнлегенә багышланган округ киңәшмәсе уздырачак.

Татарстанга республика белән танышу өчен 100 ватандаш бала килде. «Россотрудничество» федераль агентлыгы оештырган Россиянең тарихи урыннары буенча ел саен уздырыла торган укыту-белем бирү программасы кысаларында Татарстан Республикасына 4-10 августта якын һәм ерак чит илләрдән  яшь ватандашлар килә.


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

10 августта WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты волонтерларын укытуның чираттагы дулкыны старт алды.

Россиянең 36 төбәгеннән яшүсмерләр "Киләчәккә билет" проекты кысаларында сентябрьдән массакүләм тест узачак.

"РГ" хәбәр иткәнчә, документта сүз ике башкала вузлары өчен "абитуриентларның БДИ буенча уртача баллы" күрсәткечен арттыру (67дән дә ким түгел) һәм шул ук критерийны Россиянең башка вузлары өчен киметү (60тан да ким түгел) турында бара.

Мәктәп формасын сайлау - гади генә бурыч түгел. Чөнки бу  - үзенчәлекле кием, аны киеп  укучы атнага 6  - 8әр көн үткәрә. Яңа киемне сайлаганда, экспертлар түбәндәге моментларга игътибар итәргә киңәш итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International