ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина психологиясе буенча баш штаттан тыш белгече Юрий Зинченко RT белән әңгәмә вакытында ата-аналарга баланы мәктәп тормышына ничек әзерләү турында сөйләде.


9
август, 2019 ел
җомга

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов информатика буенча Халыкара олимпиадада җиңгән Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның 11 сыйныф укучысы Илдар Гайнуллинның җиңүен шәрехләде.

Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының ун мәктәбендә һәм ике балалар бакчасында агымдагы елның көзендә шәхси потенциалны үстерү программасын гамәлгә ашыру башланачак, аның инициаторлары – Сбербанк һәм «Киләчәккә өлеш» фонды.

«Киләчәк укытучысы» төбәк проекты кысаларында 2019 елның 9 августында Казанда, 179 нчы гимназия базасында ел саен үткәрелә торган «Укытучы» һөнәренә яшь педагогларны багышлау тантанасы узачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Идел буе районындагы (Р.Гәрәев ур.) 186 нчы күппрофильле лицейда булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ворлдскиллс» стандартлары буенча Казанда һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын уздыруга әзерлекне бәяләде.

Казанда Идел буе районында, «Идел киңлекләре»торак комплексында балалар бакчасы төзелеше ахырына якынлаша. Рауис Гәрәев урамындагы объектны 1 сентябрьдә ачу планлаштырыла. 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы лифт белән җиһазландырылачак.

2 август көнне "Дуслык” белеем бирү-сәламәтләндерү комплексы базасында профильле сменаларда катнашучылар белән финанс грамоталылыгы буенча чара узды.

Яңа уку елында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү дәресләре» халыкара конкурсы старт ала.

Нормативка җиде юнәлеш: әдәбият, сынлы сәнгать, архитектура, халык мәдәнияте, музыка, театр һәм кинематограф буенча әсәрләр керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International