2019 елның 22 – 27нче августында Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатының ачылу һәм ябылу тантаналарына билетлар май ахырында сатуга чыгачак. Аларның бәясе 300 мең сумнан 1,5 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген традицион брифингта «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» генераль директоры урынбасары, WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре Казанның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 4 нче мәктәп-интернатында тәрбияләнүче 15 бала өчен «Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәри җайлаштыру» проекты кысаларында дәрес үткәрделәр.
Казанда бу көннәрдә Казан дәүләт аграр университеты базасында уза торган АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын ачу тантанасы узды. Конкурс авыл мәктәпләре укучылары арасында 5 – 11нче сыйныф укучылары арасында үткәрелә. Ике көн дәвамында балаларга командалы ситуацион бурычлар тәкъдим ителәчәк, һәм алар агрокоптерларны, роботларны һәм метеоҗайланмаларны мөстәкыйль рәвештә җыя алачаклар.
13нче майда Казанның 188 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасында Татарстанда беренче тапкыр инглиз теле дәресе узды, анда укытучы ассистенты антропоморф робот Robotis DarWin OP2 чыгыш ясады.
Мәктәп федераль белем бирү стандартларының яңа проектларын 5 меңнән артык эксперт бәяләде – 29нчы марттан www.preobra.ru. платформасында узган иҗтимагый фикер алышу нәтиҗәләре әнә шундый.
16нчы майда татар телендә белем бирүче 4нче номерлы гимназиядә "Дәрескә-бергә!” иң яхшы инклюзив проект конкурсының финалы узачак. Конкурс “Дәрескә – бергә! " федераль социаль проекты кысаларында уза.
Бүген Уникс концертлар залында татар әдәбиятын яратучылар #әдәбимарафон проекты финалистларын бүләклиләр, аларның саны бу кварталда 1100 кешедән артып киткән. Бу хакта оештыручылар — «Татнетны үстерү фонды» һәм «Татар китап нәшрияты» хәбәр итә.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең 2019 елда бердәм дәүләт имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын үткәрү мәсьәләләре буенча кайнар линиясе 20нче майда узачак, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт.
Казанда WorldSkills Kazan 2019 волонтерлары өчен белем бирү программасы старт алды. Иреклеләр өчен укулар август аена кадәр дәвам итәчәк.
Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәктәп имтиханнары сорауларына җавап биргән интернет-ресурслардан файдалануны чикләү буенча чаралар күрә.