БДИның төп дулкынына ике атнага якын калды. Имтиханнар вакытында психологлар укучыларга бөтен игътибарны тупларга, тынычланырга киңәш итә. Тик тәҗрибә күрсәткәнчә, ата-аналар бу чорда чыгарылыш сыйныф укучыларыннан ким түгел.
Россия Мәгариф министрлыгы социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренең Россия мәктәпләре укытучылары өчен тәкъдим ителгән җыелмасын эшләячәк. Яңа уку елы башлануга ук киңәшләр булдырылачак дип планлаштырыла.
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Казанда WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында катнашучыларның яшәү шартларын тәэмин итү өчен "Универсиада авылы" торак комплексы объектларын әзерләүгә 630,7 млн сум бүлеп бирү турындагы карарга кул куйды. Хөкүмәтнең тиешле күрсәтмәсе сишәмбе көнне Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
18нче һәм 19нчы майда «Музейда көн һәм төн» не үткәрергә казанлыларны, шәһәр кунакларын, мәктәп укучыларын үзләренең гаиләләре белән чакыралар. ТР Милли музее һәм аның филиаллары Халыкара музейлар көненә багышланган зур чаралар программасын әзерләде.
Россия Федерациясе Президенты каршындагы фән һәм мәгариф советы агымдагы елның 15нче апреленнән яшь галимнәр өчен фән һәм инновацияләр өлкәсендә Президент премиясен алуга документлар кабул итә башлады.
Хөкүмәт Россиядә галимнәр таныган чит ил оешмаларының яңа исемлеген раслады. Чит ил фәнни институтларының һәм югары уку йортларының яңа исемлеге 2016 елда расланган искегә алмашка килде. Исемлектә хәзер 218 оешма бар.
Уку елы ахырына якынлаша. Сигез ай буе үз балалары белән тырышып шөгыльләнгән беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре менә ял итә алачак. Әйдәп баручы педагогик югары уку йортлары экспертлары фикеренчә, бала беренче класс азагына түбәндәгеләрне белергә тиеш.
Яр Чаллыда «Йөрәгемне балаларга бирәм» (өстәмә белем бирү педагоглары өчен), «Кеше тәрбияләү» (сыйныф җитәкчеләре һәм педагог-оештыручылар өчен), «Педагог-психолог – 2019» республика конкурсының финалы узачак.
Вузларга өзлексез белем бирү программаларына грантлар биреләчәк. Аларны бирү кагыйдәләре турында РФ Хөкүмәте карары хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты. Анда грант конкурсында кемнәр һәм нинди документлар белән катнаша ала, кем гаризалар кабул итәчәк һәм аңа бәя бирәчәклеге хакында язылган.
Быел йомгаклау этабына 5 меңнән артык мәктәп укучысы узды, аның төрле этапларында 6 миллионга якын укучы катнашты.