Төмән индустриаль университетында профиль буенча «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу» Бөтенроссия студентлар олимпиадасының йомгаклау туры узды. Олимпиада биремнәренә гидравлик, су белән тәэмин итү, су бүлү, насослар һәм насос станцияләре, биналарны санитар-техник җиһазлау һәм су белән тәэмин итү һәм су бүлү системаларын эксплуатацияләү буенча сораулар керде.
Бүген Казанда легендар очучы, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев батырлыгына багышланган #Намнужныгерои акциясе узачак.
Лубян урман-техник көллияте студентлары һәм хезмәткәрләре Җиңү көне уңаеннан велоузыш оештырдылар. Старт Кукмара районының Лубян авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар монументы янында бирелде.
Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә велоузышта катнашучылар сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Маршрутның озынлыгы 74 км тәшкил итте. Кукмарада Җиңү Паркында хәтер сәяхәтенең соңгы ноктасы булды.
10 – 13нче май көннәрендә Яшел Үзәндә Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл мәгариф хезмәткәрләренең "ТАТЧУМАРА” республика туристик слеты узачак. Чара “Маяк" спорт комплексы базасында узачак.
Бүген Казанга Мәскәүдән поезд килде, анда Татарстан башкаласына Кремль дивары янында Билгесез солдат кабереннән Мәңгелек ут алып килделәр. Иртәгә Юдинода реконструкциядән соң тантаналы ачылачак Бөек Ватан сугышының яңа мемориаль комплексына Мәңгелек ут салынган лампаданы тапшырдылар.
Ул күрү сәләтендә җитди проблемалар булган кешеләргә генә түгел, спелеологларга да юнәлеш бирүне җиңеләйтергә сәләтле.
Татарстанда беренче тапкыр уза торган «Президент көндәлеге» конкурсы тәмамланырга ике атнадан кимрәк вакыт калды. Бу Казанда «Комсомольская правда» газетасы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының уртак акциясе, анда икенчедән унберенче сыйныфка кадәр һәр укучы катнаша ала. Конкурс нәтиҗәләре 31нче майда билгеле булачак. Һәр укучы дүртенче чирек ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның автографы белән Президент көндәлеге ала алачак.
Татарстан Республикасы Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары арасыннан ДИА-2019 кампаниясенең җәмәгать күзәтүчеләре өчен йомгаклау укуларын үткәрде.
2019 елның 10нчы мартыннан 29нчы апреленә кадәр барлыгы 600 студент белем алган.
7 - 10 процент студентлар инде беренче курста ук укудан җибәрелә, буш урыннар университетларда һәрвакыт диярлек була. Аларны тизрәк тутырыру - вуз мәнфәгатьләрендә, югыйсә киләсе елда аңа бюджет урыннары санын кыскартырга мөмкиннәр.
Студентларга мәктәптә рәсми рәвештә эшләргә һәм хезмәт хакы алырга рөхсәт итәләр. "Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында " тиешле проект хөкүмәт тарафыннан Дәүләт Думасына кертелде.
Әгәр закон проекты кабул ителә икән, иң талантлы һәм мотивацияләнгән студентлар мәктәпкә практикага гына түгел, ә һөнәре буенча эшли башларга барырга да мөмкин.