Булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә сезгә мәктәпкә язылу кагыйдәләре һәм тәртибе турында исегезгә төшерәбез. Баланы 1нче сыйныфка язу өчен ата-аналар беренче сыйныфларга кабул итүне оештыру комиссиясенең эш графигын төгәл белешеп, мәктәпкә 1нче февральдән һәм алдагы көннәрдә килергә мөмкин. Моннан тыш, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гариза тутырып, Интернет аша да язылырга мөмкин.
2019 елның 31нче гыйнварыннан 3нче февраленә кадәр Казанда математика буенча бөтенроссия олимпиадасының республика һәм региональ этабы, шулай ук Л. Эйлер исемендәге XI математика олимпиадасының региональ этабы узды.
2019 елның 29нчы гыйнварыннан 1нче февраленә кадәр технология буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының республика һәм региональ этабы уздырылды.
Беренче тапкыр Азнакайда 1 нче урта мәктәп базасында "Ел укытучысы-2019” бөтенроссия конкурсы һәм "2019 елда иң яхшы татар теле укытучысы” республика конкурсының зона этаплары узды.
«Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсының зона этабы дәвам итә, анда мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары катнаша.
Өченче ел рәттән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсын үткәрә.
31нче гыйнвардан 2нче февральгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү базасында туган телдә (рус булмаган) белем алучы укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Казанда Россия Герое Марат Әхмәтшин исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 113 нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Данлы сәхифәләр тарихы.
31нче гыйнварда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Яр Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәре барышында 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Е. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллиятендә, педагогика көллияте һәм сәүдә-технологик институтында булды.
Белем бирү сыйфатын бәяләү федераль институты үзенең сайтында 2019 елда 4нче, 5нче, 6нчы, 7нче һәм 11нче сыйныф укучылары өчен узачак Бөтенроссия тикшерү эшләре үрнәкләрен һәм тасвирламаларын бастырып чыгарды.