6 нчы февральдә ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Казанда полилингваль белем бирү комплексы концепциясе буенча киңәшмә үткәрде.
2018 елда КФУ ның табигый һәм физика-математика фәннәре өлкәсендә иң яхшы магистранты металларны кристалллаштыру процессларын модельли.
Химия фәннәре кандидаты, КФУның А. М. Бутлеров исемендәге Химия институты доценты, фәнни журналист һәм химияне популярлаштыручы Аркадий Курамшин «Фәнгә тугрылык өчен»V бөтенроссия премиясе лауреаты булды.
Йомгаклау иншасының (изложениенең) төп көне 5 нче декабрьдә булды. 6 нчы февраль һәм 8нче май – 2018 елның 5нче декабрендә йомгаклау иншасы (изложение) буенча канәгатьләнмәслек («незачет») нәтиҗә алган укучылар, соңгы елларда нигезле сәбәпләр (авыру яки башка сәбәпләр) буенча йомгаклау иншасында (изложениедә) булмаган чыгарылыш сыйныф укучылары, нигезле сәбәпләр (авыру яки башка сәбәпләр) буенча йомгаклау иншасын (изложениене) тапшыруны төгәлләми калган узган ел чыгарылыш сыйныф укучылары өчен өстәмә сроклар (авыру яки документлар белән расланган), 2018 елның 22нче ноябреннән соң (5нче декабрьгә кадәр 2 атнадан да соң булмаска тиеш) гариза биргән чыгарылыш сыйныф укучылары.
7 нче февральдә «Компьютер иле» XXIII Халыкара ачык фестиваленең дистанцион туры старт ала, ул Идел буе шәһәрләре ассоциациясе тарафыннан үткәрелә. Катнашырга 4 - 11 нче сыйныф укучылары, шулай ук аларның педагоглары чакырыла.
2019 елның 1нче февраленнән 28нче февраленә кадәр Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең башлангыч сыйныф укучылары өчен"Тизрәк, музейга!” акциясен уздыра.
5нче февральдә Мәскәү шәһәре Хакимиятендә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте һәм Мәскәү шәһәре Хакимияте тарафыннан оештырылган өченче халыкара конференция уза.
Химия буенча БДИда катнашучылар арасында югары балл җыючылар саны арта. Чыгарылыш сыйныф укучылары традицион биремнәрне уңышлы үтәделәр, әмма имтихан эшләренең кайбер биремнәре җитди кыенлыклар уята.
Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге «Методик десант» кысаларында «Һөнәри стандартларны гамәлгә кертү шартларында өстәмә гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыру эчтәлеген һәм технологияләрен яңарту " темасына семинар үткәрде. Чара Түбән Кама районының техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәгендә узды.
КФУның IT-лицее укучылары Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровка үз проектларын тәкъдим иттеләр. Алар арасында янгыннарны ачыклау өчен Silvan Project инновацион системасы да бар. Әлеге эшләнмәнең актуальлеге турында мәгълүмати эш буенча директор урынбасары, фәнни җитәкче Вадим Гуськов сөйләде.