Ноябрь аенда Иннополиста хакатон финалистлары өчен INNOcamp — мәктәп укучылары өчен лагерьның көзге сменасында булып узган стажировка узды.
Казан укучыларын «Идел буе сәнгать музейлары» дигән икенче төбәкара видеопроектлар конкурсында катнашырга чакыралар. Укучылар үз эшләрен март ахырына кадәр оештыручыларга җибәрә алалар.
Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек атналыгы старт ала. Ул 27нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Татарстанда ел саен укытучыларга грант ярдәме белән 170 миллион сум акча бүлеп бирелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин сөйләде.
Казанда икътисад буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы тәмамланды, анда Татарстанның 16 районыннан һәм шәһәреннән 80 укучы катнашты.
19 – 21нче гыйнвар көннәрендә Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 8 – 11нче сыйныф укучылары арасында химия буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
КФУның Конфуций Институты каршындагы халыкара сертификация үзәге 2013 елдан бирле эшли. Элегрәк тест үткәрү һәр елны декабрьнең беренче якшәмбесендә узды.
КНИТУ-КАИ инженерлык лицей-интернатында Казахстан мәгариф министрлыгы вәкилләре булды.
16 – 19нчы гыйнвар көннәрендә Казанда тарих фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм региональ этабы узды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә 16 – 19нчы гыйнвар көннәрендә укучылар арасында инглиз теле буенча республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабы узды.