2018 елның 14 – 15нче декабрендә Спас муниципаль районында 2018 – 2019нчы еллар сезонында гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында Татарстан Республикасы «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының зона этабы узды. Уеннар «Олимп» спорт комплексының спорт залларында һәм Болгар шәһәренең балаларны сәламәтләндерү - белем бирү үзәгендә үткәрелде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларына һәм республиканың мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыкларына яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды.
Татарстанда мәктәп укучылары арасында «IT-чемпион» конкурсының беренче этабы тәмамланды, аны оештыручылар - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
"Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты” югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә университет ректоры сайлаулары узды.
Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында мәктәпкәчә, урта, өстәмә, урта махсус һәм югары һөнәри белем бирү белгечләре өчен республика мәдәни-белем бирү проекты кысаларында «Мәдәниятләр диалогы» чарасы узды.
Яшел Үзән районының Горький исемендәге мәдәният йортында ябык типтагы Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесенең 85 еллык юбилее уңаеннан тантаналы чара узды.
2018 елның 14нче декабрендә 16 сәгатьтә «Педагогик мөнәсәбәтләр этикасы: укытучы, укучы, ата-ана» темасына ата-аналар интернет-җыелышының чираттагы утырышы була.
2018 елның 13нче декабрендә Казанда өстәмә белем бирү системасының 100 еллыгына багышланган республика форумы узды.
11 – 15нче декабрьдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында мәктәп укучылары бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы алдыннан химия, биология һәм инглиз теле буенча укыту-тренировка җыеннары узачак.
"Московский мәдәни-күңел ачу үзәгендә Казанның иң титуллы белем бирү учреждениеләренең берсе булган Ж. А. Зайцева исемендәге 122 нче гимназиянең юбилее уңаеннан бәйрәм концерты узды.