ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры  Рәфис Борһанов Казан федераль университетында узган «Державин укулары» XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. 


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген, 13нче сентябрьдә, ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры  Рәфис Борһанов   муниципаль мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре белән  видеоконференцэлемтә  режимында мәгариф өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Ярышларда Азнакай, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Зәй, Кайбыч, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Саба муниципаль районнарыннан, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән 12 команда катнашты. Барысы 240 катнашучы көч сынашты.


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы үткәргән 2018 елда Россия Федерациясенең “Мәгариф үсеше” дәүләт программасы кысаларында  субсидия рәвешендә грантлар билгеләү бәйгесенә йомгак ясалды. 


7
сентябрь, 2018 ел
җомга

7нче сентябрьдә Казанда 39 чыгарылыш сыйныф укучысы база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ бирде.

Бердәм дәүләт имтиханнарының өстәмә чоры 7нче сентябрьдә база дәрәҗәсендәге математикадан  имтихан белән дәвам итә.

Мәскәүдә Мәгариф министрлыгы һәм мәгариф департаментының бердәм проекты булган “Россия – минем тарихым” тарихи паркының ачылышыннан алып, бүгенге көнгә кадәр  мультимедиа күргәзмәләрен 1,5 миллионга якын укучы карады, бу – Россия буенча барлык укучыларның 10%ын тәшкил итә.

Бүген Уральск шәһәренең Дуслык йортында Көнбатыш Казахстан өлкәсендә Татар мәгарифе көннәренең тантаналы ачылышы булды. 

Бөтенроссия халык фронты активистлары башлангычында Казанның  ишетү сәләте чикле булган балалар өчен интернат-мәктәбе базасында бушлай түгәрәкләр ачылды.


6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Япониянең Цукуба шәһәрендә информатикадан 30нчы Халыкара олимпиада төгәлләнде. Ярышта 85 илдән 335 укучы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International