ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2017 ел
җомга

28 һәм 29 апрельдә Казан ишетмәүчеләр арасында һөнәри осталык буенча DeafSkills беренче дөнья чемпионатын кабул итә. Яшь белгечләр ун профиль буенча ярышачак. Алар арсында химик анализ, фотография, аш-су, чәчтараш һәм, хәтта, агач эше осталыгы да бар.

Бәйгене Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.

Татарстан делегациясе составында Республика вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Быел рәсем, сочинение, эссе, мәгълүмати роликлар, мәктәп проектлары Республика бәйгесендә 563 1-11 сыйныф укучылары катнашкан, 40 укытучы үзләренең парламент дәресләре методик эшләнмәләрен тәкъдир иттеләр.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасында мәгариф үсешен тәэмин итүче юнәлешләр каралды, ТР һәм Россиянең башка регионнарның яшьләр хөкүмәте киңәшчеләренең уңышлы тәҗрибәләре тәкъдир ителде, шулай ук мәгариф өлкәсендә булган проблемалары һәм аларны чишү юллары турында фикер алыштылар.

26 апрель көнне Габдулла Тукай туган авылында «ТатАрча кичләре» проекты кысаларында “Акыл-баттыл” интелектуаль уен узды.

Финал ярышларында Татарстанның 4 һөнәри белем бирү оешмалары командалары, ягъни 40 укучы катнашты.

Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы җитәкчесе үзенең чыгышында: “Бүгенге көнгә Республиканың 41,5% халкы спорт белән шөгельләнә, 2020 елга әлеге сан 45% күтәрелергә тиеш,” - диде. В. Леонов билгеләп үткәнчә: “ГТО комплексын әлеге процессның катализаторы буларак карыйбыз. Шулай ук исегезгә төшерәм, ГТО - 2016-2020 елларга исәпләнгән Федераль программасының өстенлекле максатларының берсе.”


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Мәктәпләрдә инглиз телен укыту процессын яхшырту максатыннан Республика мәктәпләрендә инглиз телендә мәктәп театры School theatre бәйгесе уза.

Ярышларда 12 шәһәр һәм Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Әлки, Арча, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Нурлат, Түбән Кама, Лениногорск, Мамадыш, Мөслем, Саба, Теләче, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнарыннан 12 авыл командалары катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International