Мәктәпләрдә инглиз телен укыту процессын яхшырту максатыннан Республика мәктәпләрендә инглиз телендә мәктәп театры School theatre бәйгесе уза. Бәйге ике зона этабына бүленгән: беренчесе Казанда, икенчесе Яр Чаллыда.
Беренче зона этабы бүген Казанда узды. Биредә Казан, Югары Ослан, Әтнә, Саба, Теләче, Кама Тамагы районнарыннан мәктәп балалары чыгыш ясады. Республика мәгариф һәм фән министрлыгы гомум белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова сүзләренчә, бәйгедә катнашкан мәктәпләр, аларны тәмамлаган балалар инглиз телен камил белүләре белән танылдырган. “Безнең уйлавыбызча, әлеге проект бик дөрес эшләнгән. Бу бәйге чит телләр укыту процессын яхшырту векторын төзергә ярдәм итәчәк”, - диде ул.