Республиканың иң яхшы ата-ана комитеты билгеле булды

2017 елның 28 апреле, җомга

Бәйгене Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.

Әлеге бәйге беренче тапкар уздырыла. Биредә Татарстанның барлык районнарыннан 50 команда катнашты. Һәркем үзенең талантын күрсәтергә тырышты. Конкурсантлар җырладылар, биеделәр, үзләренең портфолиоларын якладылар, фотоальбомнарын тәкъдир иттеләр. Әлеге бәйгегә ата-аналар балалар белән бергә әзерләнделәр. Моннан тыш, һәр команда күргәзмә өчен экспозиция әзерләгән.

Республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима сүзләренчә, “бәйгенең төп максаты – мәктәп укучыларын тәрбияләүгә ата-аналар белем бирү оешмалары белән үзара мөнәсәбәтләр практикасын популярлаштыру”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International