ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан чын күңелдән әйтелгән җылы котлауларны кабул итеп алыгыз!

Кеше гомере балалар бакчасыннан башлана, ул монда яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашырга өйрәнә, төрле яклап үсә. Баланың нинди булып үсеп җитүе, күп вакыт сезнең белем, тәҗрибә, мәхәббәт һәм сабырлактан тора.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгында "Һөнәри бәйрәм - Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көнен билгеләү турында" боерык басылды. Илебездәге балалар бакчасында эшләүчеләрне хөрмәтләү көне итеп 27нче сентябрь сайланды.

Самарада "Россиянең ел укытучысы - 2016" Россиякүләм бәйгесе кысаларында үтүче ачык дәресләр старт алды.  Татарстан Республикасын бәйгедә региональ этап җиңүчесе, Казанның 90нчы номерлы гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучы Иван Филатов тәкъдим итә.

Республиканың 7-9нчы сыйныф укучыларына төп фәннәрдән 180меңгә якын электрон дәреслекләр лицензиясе тапшырылды.

Татарстан Республикасының яшь юл хәрәкәте инспекторлары командасы  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә һәм үтәүгә багышланган 31нче Европакүләм бәйгедә икенче урын яуладылар. Бәйгедә Европаның егермедән артык иле катнашты. Россия Федерациясен "Куркынычсыз тәгәрмәч - 2016" Россиякүләм бәйгесендә беренче урын алган Татарстан Республикасы командасы тәкъдим итте. Команда составында Казанның Вахит районындагы 18нче гимназиянең 6нчы сыйныф укучылар Әбашева Халисә, Миңнеханов Шамил, Сафин Егор һәм Сергеева Екатерина.


26
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Беренче Идел буе федераль округы кадетлар корпусы фестиваленең ябылу тантанасында Татарстан Республикасының баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының урынбасары Илдар Мөхәммәтов катнаштылар. Чара Идел буе федераль округының Удмуртия кадетлар корпусында узды.


24
сентябрь, 2016 ел
шимбә

Бүген "Казан" агросәнәгать паркында мәктәп, көллият, техникум укучыларының республикакүләм авыл хуҗалыгы эшләнмәләре ярминкәсе үза. Ярминкәдә Тататрстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең урынбасары Римма Ратникова һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

Бүген, 23нче сентябрьдә, Казанда Белем сыйфатын мониторинглау Республика үзәгендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелеге астында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлеге җитәкчеләре җыелышы узды.

24 сентябрьдә "Казан" агросәнәгать паркында мәгариф учреждениеләренең авыл хуҗалыгы һәм халык сәнгате һөнәрчелеге эшләнмәләре республика ярминкәсе узачак. Анда Татарстанның 200 дән артык мәктәп, көллият, техникум, өстәмә белем бирү үзәкләре һәм мәктәпара уку комбинатлары коллективлары катнашачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белдерде.

 "Ел укытучысы - 2016" Россиякүләм конкурсының федераль этабы бүген Самарада старт ала. Татарстан Республикасын бәйгедә региональ этап җиңүчесе, Казанның 90нчы номерлы гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучы Иван Филатов тәкъдим итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International