Республиканың 7-9нчы сыйныф укучыларына төп фәннәрдән 180меңгә якын электрон дәреслекләр лицензиясе тапшырылды. Рус теле, әдәбият, инглиз теле, немец теле, француз теле, Россия һәм гомуми тарих, җәмгыять белеме, география, алгебра, геометрия, физика, биология, химия, сынлы сәнгать, музыка, физик культура, тормыш иминлеге нигезләре буенча дәреслекләрне балалар инде бу елны ук куллана алачаклар. Моннан тыш, 70 меңгә якын электрон дәреслекләр лицензиясеТатарстан укытучыларны да тапшырылды. 20нче сентябрьдә аларны электрон материал белән эшләргә өйрәтүче укулар да узды. Электрон әдәбиятны китерү һәм укытучыларны укытуны "Мәгариф" нәшрияты түләүсез рәвештә башкарды.