Казаннан тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Иван Филатов "Ел укытучысы - 2016" Россиякүләм конкурсының федераль этабында катнаша

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Самарада "Россиянең ел укытучысы - 2016" Россиякүләм бәйгесе кысаларында үтүче ачык дәресләр старт алды.  Татарстан Республикасын бәйгедә региональ этап җиңүчесе, Казанның 90нчы номерлы гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучы Иван Филатов тәкъдим итә.

Федераль этапның беренче ике турында Россиянең 85 регионыннан килгән иң яхшы укытучылар катнаша. Бәйгенең чаралары Самараның ике мәктәбендә узачак.

28нче сентябрьдә беренче тур нәтиҗәләре буенча бәйгенең 15 лауреты игълан ителәчәк. 1нче октябрьдә икенче турга йомгак ясалачак һәм Мәскәүдә өченче, йомгаклау турында катнашачак биш финалистның исемнәре билгеле булачак.

Без коллегабыз Иван Филатовка уңышлар телибез һәм аның җиңүенә ышанып калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International