"Ел укытучысы - 2016" Россиякүләм бәйгесенең федераль этабы бүген Самарада старт ала. Татарстан Республикасын бәйгедә региональ этап җиңүчесе, Казанның 90нчы номерлы гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучы Иван Филатов тәкъдим итәчәк.
Федераль этапның беренче ике турында Россиянең 85 регионыннан килгән иң яхшы укытучылар катнаша. Бәйгенең чаралары Самараның ике мәктәбендә узачак.
28нче сентябрьдә беренче тур нәтиҗәләре буенча бәйгенең 15 лауреты игълан ителәчәк. 1нче октябрьдә икенче турга йомгак ясалачак һәм Мәскәүдә өченче, йомгаклау турында катнашачак биш финалистның исемнәре билгеле булачак.
Исегезгә төшерәзбез, гадәт буенча, "Ел укытучысы-2016" Россиякүләм бәйгесенең абсолют җиңүчесе Дәүләт Кремль сараенда, Укытучылар көне бәйрәме алдыннан игълан ителәчәк. Аңа бәйгенең төп бүләге - хрусталь пеликан тапшырылачак.
Без коллегабыз Иван Филатовка уңышлар телибез һәм аның җиңүенә ышанып калабыз!
Сүз уңаеннан, 2016нчы елда тарихта беренче тапкыр "Ел укытучысы" бәйгесендә ике җиңүче булды. Иван Филатовтан тыш, җиңүче исемен Яр Чаллының 26нчы номерлы гимназиясендә математика укытучы Эльмира Әхмәтҗанова да яулады. Федераль этапта Татарстан данын кем яклаячагы бәйгегә әзерләнү вакытында хәл ителде.