ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә бүген 25 яшь тула. Оешманы чирек гасырлык юбилее белән тәбрик итәргә Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев киләчәк.

Бу елны Түбән Камада мөгаллимнәр конференциясе шәһәргә 50 ел тулу кысаларында үткәрелде. Сарайның фойесында оештырылган күргәзмә шулай ук бу мөһим датага багышланган иде.

Казан мәгълүматлаштыру технологияләре һәм элемтә техникумының ике студенты - Оскар Арсланов һәмЭмиль Мифтахов Россия «Euroskills-2016»  чемпионатына Россия җыелма командасы составында бару өчен көрәштә җиңү яуладылар. Аларның компетенциясе - "Мобиль робототехника". Бәйге кичә Мәскәү дәүләт машина төзү университетында тәмамланды. 


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

29нчы сентябрьдә Казанда  "Ел студенты" Россия милли премиясенең сайлап алу туры булып узды. Анда республиканың 20 көллиятеннең 30дан артык студенты катнашты.


28
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 нчы елның 28 сентябрендә Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә “Язучы дәрес бирә” II  республикакүләм белем бирү проекты уздырылды.

Рус теле буенча БДИның телдән бирү өлешен тәкъдим итү ноябрьдә узачак. Бу хакта Мәгариф өлкәсендә күзәтү җитәкчесе Сергей Кравцов белдерде. 

27нче сентябрь көнне Челябинск шәһәренең Рус-Британ идарә институтында EuroSkills 2016 бәйгесендә катнашучыларны сайлап алу туры тәмамланды. EuroSkills 2016 бәйгесе Гһтеборг шәһәрендә 2016нчы елның 1-3нче декабрь көннәрендә узачак.

Республикабызының методик үзәге белгечләре Мәскәүдә финанс грамоталылыгын гомум һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларына кертү буенча узган квалификацине күтәрү программасында аттестация үттеләр.        

30нчы сентябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә 25 яшь тула. Бу көнне Казанда Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында тантаналы утырыш узачак. Бу хакта ТР фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов хәбәр итте.

Самарада  "Россиянең ел укытучысы - 2016" бәйгесенең федераль этабы дәвам итә. Өч көн дәвамында Россиянең 85 регионыннан килгән укытучылар Самараның ике мәктәбендә ачык дәрес күрсәттеләр. Татарстанны Казанның 90нчы гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Иван Филатов тәкъдим итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International