30нчы сентябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә 25 яшь тула. Бу көнне Казанда Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында тантаналы утырыш узачак. Бу хакта ТР фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов хәбәр итте.
Ул 1991нче елның 30нчы сентябрендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның республика Фәннәр академиясен булдуры турында боерыгы чыгуын искә төшерде. "Нигездә гуманитар өлеш иде. Хәзер академиядә алты институт, аның канаты астында 120 академик һәм әгъза-корреспондент бар. Алар төрле иститутларда, Татарстанның фәнни-тикшерү үзәкләрендә эшлиләр. Казанның меңъеллыгын уздыруда гуманитарийларның өлеше зур булды. Аларның потенциалы Республикага 900 млрд сум инвестиция җәлеп итте",-диде Мәгъзүм Сәлахов.
ТР Фәннәр академиясенең иң зур проектлары арасында Мәгъзүм Сәлахов Татар энциклопедиясен булдыру, татар халкы тарихын өйрәнү, Г. Тукай һәм Г. исхакыйга багышланган басмалар әзерләү, татар филологиясе өлкәсендә эзләнүләр һ.б. атады.