Казанда "Ел студенты" Россия милли премиясенең сайлап алу туры тәмамланды

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

29нчы сентябрьдә Казанда  "Ел студенты" Россия милли премиясенең сайлап алу туры булып узды. Анда республиканың 20 көллиятеннән 30дан артык студенты катнашты. Җиңүчеләрнең исемен жюри соңрак игълан итәчәк.

Ел саен узучы "Ел студенты" премиясе укучылар өчен бик мөһим чара булып тора. Премиянең төп максаты - фән, иҗат, журналистика, яшьләр сәясәте, иҗтимагый эшләрдә аеруча зур уңышка ирекшкән Россия студентлары табу һәм аларның хезмәтләрен хөрмәтләү.

Сайлап алу турының жюри әгъзалары арасында Һөнәри белем бирү оешмалары Советы директоры Әнфисә Җәләлова,"Буревестник" яшьләр физик культура-спорт җәмгыяте рәисе Әмир Харисов, ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дәрестән тыш һәм сәламәтлекне саклау эшчәнлеге программаларын гамәлгә ашыру секторының әйдәп баручы киңәшчесе Жанна Соркина һ.б. бар иде.

2016нчы елның ноябрендә республика сайлап алу туры җиңүчеләре Татарстан Республикасы делегациясе составында Ставрополь төбәгендә узачак "Ел студенты" бәйгесенең Бөтенроссия этабында катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International