Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә бүген 25 яшь тула

2016 елның 30 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә бүген 25 яшь тула. Оешманы чирек гасырлык юбилее белән тәбрик итәргә Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев киләчәк.

Татарстан Республикасының беренче Президенты - 1991нче елның 30нчы сентябрендә ТР Фәннәр академиясен булдыру турындагы боерыкка кул куйган кеше. Ул вакытта академиядә бары биш бүлек булган. Хәзерге вакытта исә монда 6 фәнни-тикшерү институты бар, анда 120 академик һәм әгъза-корреспондент эшли, 18 белгечлек буенча 100дән артык аспирант белем ала. 40 ил беллән актив хезмәттәшлек оештырылган.

Бүген Фәннәр академиясендә юбилей уңаеннан тантаналы утырыш уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International