ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 30 сентябрендә Каюм Насыйри һәм Ризаэддин Фәхретдин исемендәге республика премияләрен  бирү буенча комиссия утырышы узды. Әлеге утырышта  Каюм Насыйри исемендәге премиясенә дәгъва кылган 18 эш, Ризаэддина Фәхретдин премиясенә дәгъва кылган 9 эш каралды. Сайлап алу турында  жюри әгъзалары яшерен тавыш бирү юлы белән  җиңүчеләрне билгеләде.


4
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

4нче октябрьдә Яшел Үзәндә Серго исемендәге заводта (POZIS компаниясе) Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында "Заводлар эшләсә, ил яши" I ачык республикакүләм журналистлар бәйгесенә йомгак ясалды. Чарада шулай ук Россия машина төзүчеләр союзы рәисе, АҖ "ПОЗиС" генераль директоры Радик Хәсанов, Россиякүләм саклану сәнагате хезмәткәрләре берлеге рәисе Андрей Чекменев һ.б. катнашты.

 

5нче октябрь көнне Россиядә Укытучылар көне бәйрәм ителә. Шушы зур бәйрәм уңаеннан Вконтакте, Twitter, Facebook, Одноклассники һәм Instagram социаль челтәрләрендә Бөтенроссия күләмендә «#любимыйучитель» - « #яратканукытучы» акциясе старт ала.

Барыгызны да укытучыларны тәбрикләүгә кушылырга һәм акциягә теләктәшлек итәргә чакырабыз. Социаль челтәрләрдә #любимыйучитель хештегы белән яраткан укытучыларыгызның фотоларын (шул исәптән гаилә архивында булганнарны да) урнаштырыгыз һәм кыска гына текст белән ни өчен нәкъ шушы укытучыны яратуыгызны языгыз.

Россиякүләм белем бирү оешмаларында сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру эшчәлеге бәйгесенә йомгак ясалды. Казан милли тикшеренү технология университетының Түбән Кама филиалы "Сәламәт яшәү рәвешен һөнәри белем бирү йортларында, югары белем бирү йортларында формалаштыру" номинациясендә беренче урын, Казан сәүдә-икътисад техникумы шушы ук номинация икенче урын яуладылар.

2016нчы елның сентябрендә А.П. Починок исемендәге премия бирү өчен үткәрелүче регионнарның социаль үсеше Бөтенроссия бәйгесе тәмамланды. Татарстан Республикасынын "Татарстанның киләчәк көллияте" проекты бәйгедә җиңү яулады. Татарстанга бирелгән премияне Сочида узган инвестицион форумда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алды.


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген, белем бирү оешмаларының иң яхшы җитәкчеләре һәм укытучыларыннан торган Татарстан делегациясе Дәүләт Кремль сараенда Укытучылар көне уңаеннан үткәрелүче тантанада катнашачаклар.

 

 

Иртәгә, 4нче октябрьдә, 11 сәгатьтә бөтен Россия  "Зур этнографик диктант" I Россиякүләм  акциядә катнашачак. 550дән артык мәйданчыкта 15 яшьтән зур барлык теләүчеләр өчен 30 сораудан торган тест әзерләнәчәк.

Физик культура һәм спортны үстерүче иң яхшы белем бирү оешмасын билгеләү өчен уздырылучы "Олимпиада мәктәптә башлана" Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. """Хезмәткә һәм саклануга әзер" бөтенроссия физкультура-спорт комплексын пропагандалау һәм кертү буенча иң яхшы белем бирү оешмасы" номинациясендә Казанның Яңа Савин районы 146нчы мәктәбе җиңү яулады.

2016нчы елның 4нче октябрендә Яшел Үзәндә "ПОЗиС" акционерлык җәмгыяте җирлегендә  "Заводлар эшләгәндә - ил яши" I ачык журналист эшләре бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнәчәк. Яшьләр арасында һөнәри белгечлекләрне популяВырезатьрлаштыру максатыннан оештырылучы бу бәйге беренче тапкыр уздырылды. Анда 100гә якын журналист катнашты. 


1
октябрь, 2016 ел
шимбә

30нчы сентябрьдә Казанда, Татарстан Фәннәр академиясендә, аның 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш булды. Анда Татарстан Дәүләт киңәшчесе   Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Россия Фәннәр академиясенең  вице-президенты, РФА академигы Талия Хәбриева, армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы Мәхмүт Гәрәев, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Россия, якын һәм ерак чит илләр фәнни берлекләре вәкилләре, республика галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International