Каюм Насыйри һәм Ризаэддин Фәхретдин исемендәге республика премияләрен тапшыру турында

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

2016 елның 30 сентябрендә Каюм Насыйри һәм Ризаэддин Фәхретдин исемендәге республика премияләрен  бирү буенча комиссия утырышы узды. Әлеге утырышта  Каюм Насыйри исемендәге премиясенә дәгъва кылган 18 эш, Ризаэддина Фәхретдин премиясенә дәгъва кылган 9 эш каралды. Сайлап алу турында  жюри әгъзалары яшерен тавыш бирү юлы белән  җиңүчеләрне билгеләде. Каюм Насыйри премиясенә Казан шәһәренең 155 нче татар гимназиясе, Яр Чаллы шәһәренең  104 нче номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасы, Казан шәһәренең 141 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Фәизова Фирая Сафа кызы,  Төмән өлкәсе Акъяр  урта гомуми белем бирү мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Хәбибуллина Люция Бәдретдин кызы лаек булды. Ризаэддин Фәхретдин исемендәге премиягә Казан шәһәренең 27 нче татар гимназиясе, Яр Чаллы шәһәренең 79 нчы лицей-интернатының татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Сөләйманова Ханә Хәйдәр кызы, Мамадыш муниципаль районы Урта Кирмән урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы   Хәйруллин Ринат Миңнегаян улы лаек булды.

Җиңүчеләр традицион рәвештә мәгариф хезмәткәрләренең август  конференциясе кысаларында бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International