Казанның Яңа Савин районы 146нчы мәктәбе "Олимпиада мәктәптә башлана" Бөтенроссия бәйгесе дипломанты булды

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Физик культура һәм спортны үстерүче иң яхшы белем бирү оешмасын билгеләү өчен уздырылучы "Олимпиада мәктәптә башлана" Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. ""Хезмәткә һәм саклануга әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын пропагандалау һәм кертү буенча иң яхшы белем бирү оешмасы" номинациясендә Казанның Яңа Савин районы 146нчы мәктәбе җиңү яулады.

Бәйгедә Россиянең 85 регионыннан мәктәпләр катнашты.

Белешмә өчен. Бәйгенең оештыручысы - Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы. Бәйге балалар арасында физик культура һәм спортны, сәламәт яшәү рәвешен һәм олимпиада хәрәкәтен пропагандалау, мәктәпләрдә  физик культура тәрбиясенә яңа методикалар кертү максатыннан уздырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International