"Заводлар эшләсә, ил яши" журналистлар бәйгесенә йомгак ясалды

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

4нче октябрьдә Яшел Үзәндә Серго исемендәге заводта (POZIS компаниясе) Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында "Заводлар эшләсә, ил яши" I ачык республикакүләм журналистлар бәйгесенә йомгак ясалды. Чарада шулай ук Россия машина төзүчеләр союзы рәисе, АҖ "ПОЗиС" генераль директоры Радик Хәсанов, Россиякүләм саклану сәнагате хезмәткәрләре берлеге рәисе Андрей Чекменев һ.б. катнашты.

"Заводлар эшләсә, ил яши" бәйгесенең төп максатдары -  урта һәм югары һөнәри белем бирүне үстерүгә һәм яңартуга юнәлтелгән  дәүләт һәм республика предприятиеләренең инициативасын яктыртуның иң яхшы тәҗрбәсен таратуга, бу темаларны яктыртучы журналистларга теләктәшлек күрсәтү. Оештыручы - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы булышлыгында Россия машина төзүчеләр союзы. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Гран-при "Татмедиа"ның мамадыш шәһәрендәге "Информпечать "Нократ" ("Вятка") филиалы директоры Светлана хановага тапшырылды.

"Басма ММЧ" номинациясендә Норлат шәһәренең "Дуслык" ("Дружба", "Туслах") газетасы хезмәткәре Лилия Мөбәракшина (рус телендә) һәм Теләче шәһәренең "Теләче" газетасы баш мөхәррире сәркатип-урынбасары Фәнил Нигъмәтҗанов (татар телендә), "Телекомпания/радиостанция" номинациясендә Людмила Кадырова (Әлмәт шәһәренең «Луч – Альметьевск» телекомпаниясе), Диана Зәләединова (Яшел Үзән шәһәренең "Зеленый дол" телекомпаниясе), «Интернет-ресурс» номинациясендә Зәй шәһәренең "Яңа Зәй" мәгълүмат агентлыгы хезмәткәре Ксения Миронова бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International