"Татарстанның киләчәк көллияте" проекты регионнарның социаль үсеше Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчесе булды

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

2016нчы елның сентябрендә А.П. Починок исемендәге премия бирү өчен үткәрелүче регионнарның социаль үсеше Бөтенроссия бәйгесе тәмамланды. Татарстан Республикасының "Татарстанның киләчәк көллияте" проекты бәйгедә җиңү яулады. Татарстанга бирелгән премияне Сочида узган инвестицияләр форумында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алды.

Җиңүчеләрне бүләкләүдә РФ Хөкүмәте рәисенең урынбасары Аркадий Дворкович, РФ Икътисадны үстерү министры урынбасары Олег Фомичев һәм дүәләт һәм җәмгыйять эшлеклесе Михаил Абызов катнашты.

Бәйге регионнардагы социаль проблемаларны дәүләт-шәхси партнерлгыярдәмендә чишүгә корылган проектларны табу һәм бәяләүгә юнәлгән иде. Россия дәүләт эшлеклесе, икътисадчы Александр Починок исемендәге премия инде өченче ел тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International