Казан мәгълүматлаштыру технологияләре һәм элемтә техникумының ике студенты - Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов «Euroskills-2016» чемпионатына Россия җыелма командасы составында бару өчен көрәштә җиңү яуладылар. Аларның компетенциясе - "Мобиль робототехника". Бәйге кичә Мәскәү дәүләт машина төзү университетында тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез, "Отель белән идарә итү" компетенциясендә җиңү яулаган Халыкара сервис көллияте студенткасы Ксения Петрова шулай ук җыелма команда составына керде.
Euroskills - һөнәри белем алучы студентлар өчен Халыкара һөнәри чемпионат, бу елны ул Гёттеборг (Швеция) шәһәрендә 1-3нче декабрьләрдә узачак. Ел саен анда 75 ил вәкиле катнаша.