Беренче Идел буе федераль округы кадетлар корпусы фестиваленең җиңүчеләре бүләкләнде

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Беренче Идел буе федераль округы кадетлар корпусы фестиваленең ябылу тантанасында Татарстан Республикасының баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының урынбасары Илдар Мөхәммәтов катнаштылар. Чара Воткинск шәһәрендә Идел буе федераль округының Удмуртия кадетлар корпусында узды.

Россия Президентының  Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил бабич исеменнән чарада катнашучыларны вәкаләтле вәкилнең урынбасары вазифаларын башкаручы Андрей Чечеватов тәбрикләде: "Без бүген беренче "Идел буе кадетлары" фестивален ябып һәм чарабызга йомгак ясап кына калмыйбыз, без шулай ук тарихи вакыйда катнашабыз. Бу көннән Идел буе федераль округында кадетлар корпусы фестивален ел саен уздыруга старт бирелде. Без бу идея тиешле терәк алыр дип өметләнәбез, һәм инде бүген үк Пермь өлкәсе җитәкчелеге киләсе елны шушындый чара уздыруга әзерлек белдерде. Шатланып шуны искәртәм, көчле, акыллы һәм ватанпәрвәр Идел буе кадетлары берлеге вәкилләре инде хәзер үк үз гомерләрен ватанга хезмәт итүгә багышлады. Һәммәгездә узган ике көн эчендә ихтыяр көчен сынады, күбегез җиңү тәмен татыды һәм көчле көрәш тәҗрибәсен туплады".

Чараны тантаналы ябуда Татарстан Республикасының баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, Удмуртия Республикасының баш федераль инспекторы Дмитрий Мусин, Удмуртия хөкүмәтенең вице-премьеры Андрей Кузнецов, Удмуртиянең хәрби комиссары Александр Комлев катнашты.

Тантананың кульминацон өлеше җиңүчеләрне игълан итү булды. Округның иң яхшы  кадет корпусы итеп идел Идел буе федераль округының советлар союзы герое В.Г. Стариков исемендәге Удмуртия кадетлар корпусы танылды. Иң яхшы корпуска беренче урын өчен кубок һәм Россия Президентының  Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең күчеп баручы штандарты тапшырылды. Вәкаләтле вәкилнең мактаулы грамотасына Удмуртия кадетлар корпусы диреторы Татьяна Караваева лаек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International