ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе

 Быел Татарстан территориясендәге югары уку йортларына керү өчен 16 мең 56 бюджет урыны каралган, шул исәптән 124е – дәүләтнеке булмаган вузларда. Хәзерге вакытта 61,4 мең студент (югары белем алучыларның 38 проценты) бюджет хисабына укый.

Сарман районында быел сентябрь аенда 5-8 сыйныф укучылары арасында “Шәҗәрәләр бәйгесе” уздырылачак.

Бүген Арча педагогика колледжы яны мәйданчыгында Казанның “Минем шәһәрем. Минем сәләтем” (”Мой город. Мой талант”) дип аталган “Ачык сәләтләр университеты 2.0.” проекты тәкъдим ителде. 

10 июньдә Мамадыш шәһәренең Мамадыш политехника көллияте базасында Татарстан Республикасында һөнәри белем бирү системасы актуаль мәсьәләләре буенча республикакүләм киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм республика көллият һәм техникумнары җитәкчеләре  катнашты.


10
июнь, 2016 ел
җомга

С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия кинематография институты максатчан урыннарда укырга теләгән татарстанлыларны конкурска чакыра. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Бүген Татарстан Республикасы мәктәпләрендә Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырыла. Аларның нәтиҗәләренә карап, абитуриентларны югары уку йортларына кабул итү чоры башлана. Илнең әйдәп баручы вузларының берсе булган Казан федераль университетында 2016 нчы елда кабул итү кампаниясе турында бүген журналистларга ректор Илшат Гафуров сөйләде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында шулай ук кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Сергей Ионенко катнашты.

Татарстанда татар әдәбияты һәм татар әдәби телен үстерү буенча редакцион совет барлыкка килде. ТР Министрлар Кабинетының республика Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган шул хактагы карары Татарстан Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.

8 июньдә Владивостоктан Казанга җиңү белән 18 нче мәктәп укучылары кайтып төште. Алар – "Куркынычсыз тәгәрмәч-2016" яшь инспекторларның Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре. 77 команда 350 катнашучы арасында беренче булу зур көч һәм хезмәт таләп иткән. 

19 татарстанлы рус әдәбияты буенча минималь балл җыя алмаган. Искәртеп үтик: рус әдәбиятыннан кимендә 32 балл җыярга кирәк иде. Беренче Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен БДИның мәгълүмати ярдәм порталында һәм Республика белем бирү сыйфаты үзәге сайтында белергә була.

2016 елның  1 маеннан  31 маена  кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 41 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 6  мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International