Казанның Вахитов районы 18 нче мәктәп укучылары Халисә Абашева, Екатерина Сергеева, Шамил Миңнеханов һәм Егор Сафин яшь инспекторлар арасында узган “Куркынычсыз тәгәрмәч-2011” Бөтенроссия конкурсында беренче урынны алган. Конкурс өч көн барган. Анда Россия төбәкләреннән 300 дән артык укучы катнашкан.
17 июньдә Татарстанның Болгар музей-тыюлыгында “Болгар-Туган Тел” III төбәкара форумы уздырыла. 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге форум ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТРның Спас муниципаль районы һәм “Сәләт” фонды тарафыннан оештырыла.
Татарстанда татар әдәбияты һәм татар әдәби телен үстерү буенча редакцион совет барлыкка килде. ТР Министрлар Кабинетының республика Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган шул хактагы карары Татарстан Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.
Бүген Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар җәмгыять белеменнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Республикада бу фән буенча сынауны 7,6 меңләп кеше сайлаган. БДИ уздыруның барлык 59 пункты да видеокүзәтү системалары һәм металл рамнар белән җиһазландырылган. Видеокүзәтү онлайн режимда алып барыла.
6 июньдә 11,5 тыс. татарстанлы профиль дәрәҗә математика буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. База дәрәҗә математика буенча БДИ 2 июньдә уздырылганын искәртеп үтик. Республикада аны 10,9 мең кеше сайлаган иде.
5 июньдә Актаныш районында урнашкан "Бүләк" белем бирү-сәламәтләндерү үзәге базасында татар теле буенча сөйләм практикасы кулланылачак профиль смена ачылу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
3-6 июньдә Казанда туган теле рус булмаган мәктәп укучылары арасында рус теле буенча III халыкара олимпиада узды. Анда Россия Федерациясе һәм БДБ субъектларында яшәүче быел 8нче һәм 10нчы сыйныфларны тәмәмлаган укучылар катнашты. Рус теле буенча халыкара олимпиада 2 турда үткәрелде. Беренче тур – сайлап алу, ул онлайн тест эшләү режимында уздырылды. Бәйгенең бу өлешендә 3,5 меңләп укучы катнашты. Шулардан 200ләбе сынауны Казанда уздырыла торган йомгаклау өлешендә дәвам итте.
1 һәм 2 июньдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә “Без бергә” балалар иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре фестивале узды.
2 июньдә «Баскет-холл» да «Виват, Химия!» бәйрәме узды. Аны традиция буенча КИТТУ-КХТИ оештыра. Бучара кысаларында берничә ел химия олимпиадаларында һәм конкурсларда призлы урыннарны алган Татарстан укучылары бүләкләнә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фосфорорганик кушылмалар химиясе өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясен тапшырды. Мәртәбәле фәнни бүләкләрнең берсе фосфор химиясе буенча 21st International Conference on Phosphorus Chemistry (ICPC 2016) XXI халыкара конференциянең рәсми ачылу тантанасында тапшырылды.