ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

14-нче май көнне Казанда бик зур хәйрия ярминкәсе үтә. Әлеге чара 19-нчы, 52-нче номерлы гимназияләр, 83-нче номерлы лицей һәм 35-нче номерлы мәктәп укучыларын берләштерәчәк. Ярминкәдән кергән барлык акчалар Анжела Вавилова исемендәге хосписка, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, шулай ук авыру балаларга юнәлдереләчәк.

178-нче номерлы Мәгариф үзәге үзенең 5 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Түгәрәк дата уңаеннан 14-нче май көнне үзәкнең үзәк мәйданында “Балачак иле” масштаблы бәйрәме оештырыла. Бәйрәм 9.00 сәгатьтә башлана.


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Казанның Совет районында капиталь ремонттан соң 332-нче номерлы балалар бакчасының 220 урынлык филиалы ачылачак. Бинада түбә, тәрәзә, инженерлык коммуникацияләрен алмаштыру, кояштан саклый торган чатырлар урнаштыру сорала. Ремонт эшләре барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин танышып кайтты.

Казан федераль университетында укучылар арасында информатика буенча XXVIII халыкара олимпиадага әзерлек турында фикерләштеләр. 


10
май, 2016 ел
сишәмбе

 12 -14 майда Казанда Идел буе спорт һәм туризм академиясендә Россия физик культура вузларының XIX фестивале уздырыла. Анда 14 вуздан 350 дән артык студент, аспирант һәм укытучылар катнашуы көтелә. Фестивальне Россия Спорт министрлыгы гамәлгә куя.

13 майда Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль районнар һәм шәһәр округларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыклары катнашында республикакүләм киңәшмә була.


8
май, 2016 ел
якшәмбе

15-20 май көннәрендә Татарстан башкаласында “Россия студентлар язы” XXIV Бөтенроссия фестивале уздырыла. Анда Россиянең 70тән артык төбәгеннән 3 меңләп студент катнашуы көтелә. Фестиваль 15 майда Казан Кремленнән КФУга кадәрге йөрештән соң, кичке 6да университет каршындагы мәйданда тантаналы ачыла.


6
май, 2016 ел
җомга

"Бердәм диктант" татар теленнән грамоталыкны тикшерү акциясендә катнашучыларның 10 проценты (95 кеше) иң яхшы нәтиҗә күрсәткән.


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Сәләт” йортында татар телендәге “Безнең фикер” дебатлар лигасының бу сезонда соңгы финал уены уздырылды.
Сезонны ябу чарасында “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, җырчы һәм җәмәгать эшлеклесе Гөлзада Сафиуллина, “Сәләт” активистлары катнашты. 

Быел Казан өченче тапкыр “Россия Студентлар язы” фестиваленең финалын кабул итә. 15-20 май көннәрендә узачак бу киңкүләм чара турында бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә сүз барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International