ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Ректорлар советы КФУ ректоры Илшат Гафуровның совет рәисе вазифасындагы вәкаләтләрен озайту турында карар кабул итте. Әлеге карар бер тавыштан хупланды.

9 апрельда  Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында эшче һөнәрләр буенча “Яшь профессионаллар” WorldSkills Ачык төбәк чемпионатына йомгак ясалды. Һөнәри ярышларны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

14 апрель көнне Чаллының "Нур" яшьләр үзәгендә Татар яшьләре форумы уздырыла. Ул, ТР Президентының "Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәте концепциясе турында"гы Указын, "2016-2018 елларга Чаллы шәһәрендә милли сәясәт муниципаль программасын тормышка ашыру" максатында, оештырылган.

8 апрельдә Казанда "Без бәхетле буын" фестиваленең гала-концерты узды. Фестивальдә Татарстан Республикасы көллият һәм техникумнары студентлары катнашты. Быел фестиваль өченче тапкыр үткәрелә. Ул республикада һөнәри техник белем бирүнең 75 еллыгына багышланган иде.

8 апрельда  Казанда информатика буенча бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды. Олимпиаданы ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты.

8 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә "Золотая рыбка" 34нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны чит телләргә өйрәтү буенча база мәйданнары эшчәнлеге кысаларында семинар-практикум узды.


9
апрель, 2016 ел
шимбә

Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТРның "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia 2016) төбәк чемпионаты мәйданчыгында булды. Аны Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре озата йөрде.

8 апрельдә Казанда "Пирамида" концерт комплексында Татарстан Республикасы көллият һәм техникумнары студентлары арасында үткәрелә торган "Без бәхетле буын" фестивале гала-концерты уза.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында видеоконференция рәвешендә үткәрелгән республикакүләм киңәшмәдә Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы, мәгариф учреждениеләре, ресурс үзәкләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары кебек объектларда капиталь төзекләндерү эшләре барышына бәйле вазгыять каралды.

9 апрельдә  “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Яшь профессионаллар” WorldSkills Ачык төбәк чемпионаты тәмамлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International