ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2016 ел
җомга

Киләсе елдан, татарстанлыларны укытучылар әзерли торган вузларга максатчан кабул итү программасы кысаларында, татар телендә белем бирә торган мәктәпләр өчен дә педагогик кадрлар әзерләү күздә тотыла.

Бүген, 11 апрельдә Казанда Халыклар дуслыгы йортында  "Тормыш иминлеге нигезләре" курсы буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабының ачылу тантанасы уза. "Тормыш иминлеге нигезләре" курсы буенча Бөтенроссия олимпиадасы Казанда 11-17 апрельдә узачак.

12 апрель көнне Татарстанның барлык мәгариф учреждениеләрендә “Юрий Гагарин белән 108 минут!” акциясе уздырыла.

Бүген, 8 апрельдә Казанда информатика фәне буенча укучыларның XXVIII Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Олимпиадада Россия Федерациясенең 52 төбәгеннән 250 ләп укучы – бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы җиңүчеләре катнаша. Татарстан Республикасы данын олимпиадада Казан, Яр Чаллы, Әлмәттән 16 укучы яклый.


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Яшь профессионаллар” WorldSkills Ачык төбәк чемпионаты башланды. 56 компетенция буенча көч сынашачак студентларны ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сәламләде.

9-нчы апрель көнне Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә V “Сәләтле бәләкәч” фестиваленең гала концерты үтә. “Сәләтле бәләкәч” фестивале катнашучылар өчен чын мәгънәсендә зур тормыш сынавы булып тора. Мәсәлән, узган елда әлеге фестивальдә җиңүче Иван Шуваров Казан яшьләре арасында үтә торган “Йолдызлык-2016” эстрада сәнгате фестивалендә “Конферанс” номинациясендә беренче урын яулаган һәм “Созвездие-Йолдызлык” республика фестиваленең супер финалына юлламага ия булган.

Казанның “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) дигән төбәк чемпионаты эшли башлады. Ярышта катнашучыларны ТР Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Казан Башкарма комитетының җитәкче урынбасары Иван Кузнецов сәламләде.

Информатика буенча XVIII Бөтенроссия олимпиадада катнашучы командалар җитәкчеләре Иннополиста булды. Кичә  олимпиадада катнашучылар ярышларның беренче турында көч сынашты, ә команда җитәкчеләре өчен Россиянең яңа шәһәренә экскурсия оештырылган иде.

12 апрельдә КФУның Алабуга институтында  VI Халыкара Мәхмүтов укулары фәнни форумының ачылу тантанасы узачак. Агымдагы елда форум танылган галим, педагог һшм мәгариф оештыручысы, Россия һәм Татарстан фәннәр академияләре  академигы Мәхмүтов Мирза Исмәгыйль улының тууына 90 ел тулу уңаеннан үткәрелә.

Казанның “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) дигән төбәк чемпионаты эшли башлады. Ярышта катнашучыларны ТР Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Казан Башкарма комитетының җитәкче урынбасары Иван Кузнецов сәламләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International