Илшат Гафуров Татарстан Ректорлар советы рәисе вазифасына яңадан сайланды

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

Татарстан Ректорлар советы КФУ ректоры Илшат Гафуровның совет рәисе вазифасындагы вәкаләтләрен озайту турында карар кабул итте. Әлеге карар бер тавыштан хупланды.

"Без ирешкән нәтиҗә - бу безнең уртак казаныш. Моннан тыш, хуплыйсыз икән, киләсе очрашуда Татарстан вузлары ассоциациясе төзү турындагы мәсьәләне кертер идек", - дип,  хезмәттәшләренә теләктәшлек һәм актив эш өчен рәхмәт белдерде Илшат Гафуров.

Аның сүзләренчә, әлеге оешма юридик зат буларак, ресурслардан һәм мөмкинлекләрдән уртак файдалануга бәйле күп санлы мәсьәләләрне хәл итәргә булыша, әйтик, вуз студентлары һәм укытучыларына социаль ярдәм буенча.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International