ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2016 ел
җомга

Бүген Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында (Межлаук ур., 1) “Андреев укулары: шәхеснең үзлектән иҗади үсеше заманча концепцияләре һәм технологияләре” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. КФУ профессоры, РФның атказанган фән эшлеклесе, академик В.И.Андреев истәлегенә багышланган укуларда чит ил галимнәре һәм белгечләре дә катнаша.

Бүген Россиядә рус теленнән вакытыннан алда имтихан тапшырылар. Рус теленнән вакытыннан алда БДИ тапшыру өчен 8 мең чамасы кеше гариза язган, аларның якынча 500 е –агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар. Бу чорда БДИ тапшыручыларның 43 проценты рус теле фәнен сайлаган.

24 мартта Лаеш районының Столбище авылы "Сказка" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2016" республикакүләм конкурсының зона этабы узды.  Биредә үзләренең һөнәри осталыгын Казан шәһәре, Яшел Үзән, Югары Ослан, Питрәч, Биектау һәм Лаеш районнарыннан килгән тәрбиячеләр күрсәтте. Алар жюри әгъзалары игътибарына иҗади презентация тәкъдим итте, педагогик тәҗрибәләрен күрсәтү өчен балалар катнашында чара үткәрде.

24 мартта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы юридик хезмәте Тукай районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтүдә катнашты. Авыл халкын сабыен балалар бакчасына урнаштыру, педагогик хезмәткәрләр өчен ташламалар кызыксындырды.

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясендә укучы яшьләр өчен Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутатларын сайлауга багышланган хокукый лекторий үз эшен дәвам итә. Бу юлы анда Казан федераль университетының юридик факультеты студентлары булды.

Мәктәпләр самбо элементларын физкультура буенча программага кертә ала. Бу хакта журналистларга РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итте, дип яза ТАСС.


24
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Туган тел” Бөтенроссия конкурсының йомгаклау өлеше 24-25 мартта  Казанда үтәчәк. Быел анда катнашучылар саны 100дән артты. Алар Россиянең 15 төбәгеннән. Финалга исә рус, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва, яһүд телләре буенча белем бирүче 34 укытучы чыкты.

Бүген сәгать 11дә ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында (Казан, Кремль, 5 нче подъезд) Каюм Насыйри (1825-1902) төзегән Изге Коръәннең мөселман дөньясындагы беренче белешмә-конкордансы – Мифтах әл-Коръән”/“Мифтах аль-Кур’ан” дип аталган уникаль китап тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәтахов бүген Түбән Кама миндустрия техникумында булды. Мәгариф һәм фән министры техникум бинасын карап чыкты, укытучылар һәм студентлар аралашты.

23 мартта Яр Чаллының А.С.Пушкин исемендәге 78 нче номерлы лицеенда I Бөтенроссия “Пушкин укулары” иҗади бәйгесе узды. Республикада әлеге чара 7 нче тапкыр үткәрелә һәм анда бөек шагыйрь иҗаты белән кызыксынучы сәләтле яшьләр җыела.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International