Татарстанда “Россия Ел укытучысы-2016” Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы зона турлары җиңүчеләре билгеләнде. Жюри “Ел укытучысы” номинациясендә иң югары балл җыйган 41 укытучыны сайлап алды, “Педагогик дебют” номинациясендә – 20 укытучыны, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
2016 елның 1 февраленнән 29 февраленә кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 61 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 7 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән 2016 елда Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакыты расланды. Карар нигезендә быел имтиханнар ике этапта үтәчәк: алдан тапшыру этабы - 21 марттан 23 апрельгә кадәр, төп этап - 27 майдан 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстанда "Россия ел укытучысы" конкурсының төбәк этабы зона турлары тәмамланды. "Ел укытучысы" номинациясендә жюри әгъзалары 41 иң яхшы укытучыны, ә "Педагогик дебют" номинациясендә 20 укытучы сайлап алынды.
Татарстан Президенты кичә “ТНВ” телеканалында “Рөстәм Миңнеханов белән биш кич” программасының бишенче чыгарылышында, Казанда "WorldSkills International-2019" эшче һөнәрләр чемпионатында Россия җыелма командасы алдына җиңү бурычы куела, диде.
Рөстәм Миңнеханов Казанның WorldSkills International халыкара эшче һөнәрләр чемпионаты үткәрү урыны итеп сайлануын искәртте. Ул 2019 елда уздырылачак.
Казанда 91 яшендә танылган педагог Устинова Мария Сергеевна вафат булды.
2005 елда Казанның 102 номерлы гимназиясенә педагог Мария Устинова исеме бирелгән иде. Биредә Мария Сергеевна 1954 елдан бирле тарих укытучысы булып эшләгән, ә соңрак – 1963 елдан 2011 елга кадәр – директор. Тулаем алганда, педагог белем бирү учреждениесендә 57 ел хезмәт иткән.
Хәзерге вакытта Казан (Идел буе) федераль университетында 44 меңләп студент белем ала. Алар арасында Россиянең барлык төбәкләреннән диярлек вәкилләр бар. 3,2 меңләбе чит илләрдән килеп укый. Аерым алганда, бүген вузда БДБ илләреннән, Кытай, Һиндстан, Конго, Никарагуадан, АКШтан һәм башка бик күп илләрдән студентлар бар.
Татарстан Президенты кичә “ТНВ” телеканалында “Рөстәм Миңнеханов белән биш кич” программасының бишенче чыгарылышында, бүген балалар бакчаларының роле бәяләп бетерелмәгән, дип билгеләп үтте. “Бүген балалар бакчаларының роле бәяләп бетерелмәгән. Хәзер балалар бакчалары – ул башлангыч мәктәп, диярлек. 3 яшьтән алып 7 яшькәчә баланың киләчәк тормыш өчен кирәкле нәрсәләргә өйрәнүе бик мөһим”, - дип игътибарны юнәлтте республика лидеры.
1 мартта Казан шәһәренең 18нче инглиз телен тирәнтен укыту мәктәбе базасында мәктәпләрдә кытай телен укытуга багышланган семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәдә республикада кытай телен укыту оештырылган пилот мәйданнары вәкилләре, республика районнары мәгариф идарәләре җитәкчеләре һәм өстенлекле мәктәпләр директорлары катнашты.
ТР Дәүләт Советында ТР студентлар арасында парламент дебатлары буенча республика чемпионаты финалы үткәрелде. Аның беренчесе исә былтыр булган иде.