ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

Кичә Зәйнең 4нче мәктәбендә “Кадрлар резервы” республика проектында катнашучы актив студентлар тарафыннан ТАССР оешуга 95 ел тулуга багышланган интерактив рәвештә тарихи белемнәрне ныгыту чарасы оештырылды. Анда мәктәпнең X сыйныф укучылары санаулы минутлар эчендә Татарстанны танып белү символикаларын әйттеләр, билгеле шәхесләребез хакында ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр, укучыларның үз фикерләрен кыю яклый белүләре дә игътибарга алынды. 4 командага бүленеп эшләгән яшьләр үзара ярышып та белемнәрен сынады.


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Кадерле студентлар, аспирантлар һәм укытучылар! Сезне Россия студентлары бәйрәме – Татьяна көне белән котлыйм!

Бүген, Бөтенроссия студентлар көнендә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарихы музеенда “Студентлар десанты” Бөтенроссия конкурсының республика этабына йомгак ясалды. Акциядә аеруча актив катнашканнарга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

2016 елның 23 гыйнварында Казанда экономикадан  бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Олимпиадаларда Татарстан Республикасының районнарыннан һәм шәһәрләреннән 71  укучы катнашты.

2016 елның 23 гыйнварында Казанда физика фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Олимпиаданың региональ этабында  Татарстан Республикасының районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 9-11 сыйныфларда укучы 107 укучы, республикакүләм олимпиадада 8 сыйныфлардан 34 укучы катнашты.

 “Ел студенты-2015” исеменә быел Икътисад, идарә һәм хокук институтының Яр Чаллы шәһәре филиалы студенты Диана Мамакова лаек булды. Бу хакта бүген “Пирамида” күңел ачу комплексында узган “Ел студенты-2015” республикакүләм премиясендә игълан ителде.

2016 елның 19 гыйнварында Казанда химия дәресе укытучылары өчен республикакүләм семинар узды. Семинарда "Химия в школе" журналы баш редакторы, Россия Федерациясенең атказанган мәгариф хезмәткәре һәм Регионара химия дәресе укытучылары ассоциациясе рәисе Людмила Левина катнашты. 


24
гыйнвар, 2016 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Махсус дәүләт стипендиясе стипендиатлары, федераль округ яшьләр форумнарында катнашучылар, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Очрашу Лаеш районында урнашкан "Идел" яшьләр үзәгендә булды.


23
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

22 гыйнварда  ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Ачык ишекләр көне кысаларында, республиканың мәгариф системасындагы методик берләшмәләр җитәкчеләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, “Парламент дәресе-2016” проектын оештыруда катнашучы укытучылар белән очрашты. Чарага барлыгы 99 педагог чакырулы иде. ТР парламентында үткәрелгән чарада республика закон чыгару органы дипутатлары, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Очрашу ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Парламент дәресе - 2016” проектын оештыру комитеты җитәкчесе Римма Ратникова рәислегендә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International