Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы 2016 елның 29 гыйнварында Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе белән берлектә Мамадыш муниципаль районының «3нче санлы гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә XIII республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укулары үткәрә.
Урта һөнәри белем бирү йортларын кызыл дипломга тәмамлаган абитуриенлар югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар алачак.
Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы студент Рамил Гарифуллин һәм Павел Фадеев "Мобиль робототехника” буенча WorldSkills эшче һөнәрләр халыкара конкурсында катнашу өчен Россия җыелма командасы составына керде.
Нурлат каласының “Чыршыкай” балалар бакчасында “Мин бит татар баласы” дигән темага зур конкурс үткәрелде. Конкурста бакчаның әзерлек төркемнәренә йөрүче барлык татар балалары катнашты. Рус телле балалар бу бәйрәмгә кунак буларак чакырылган иде.
Февраль аеннан Сызраньда А. Гайдар исемендәге китапханә (Совет урамы, 71 нче йорт) базасында татар теле дәресләре бирелә башлачак. Ул Сызрань татарлары милли-мәдәни автономия советы тарафыннан оештырыла.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурның "Educare" компаниясе генераль директоры Майк Тируман белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һ.б. катнашты.
Казанда “Ел укытучысы-2016” конкурсының район этабы үткәрелә. Район этабында җиңү яулаган укытучылар катнашачак шәһәр этабы Татарстан башкаласында 5 февральдә старт ала һәм 18 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
ТРның гомуми белем бирү учреждениеләрендә Россия һәм Татарстан флаглары көн саен эленеп торырга тиешлегенә кагылган закон проекты ТР парламентының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды.
Татарстанда һава торышы салкын булу сәбәпле, Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди температурада дәресләр булмау турында искәртә.
2016 елның 24 гыйнварында Казанда рус әдәбиятыннан бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Олимпиаданың региональ этабында Татарстан Республикасының районнарыннан һәм шәһәрләреннән 8-11 сыйныфларда укучы 164 укучы катнашты.