ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

2016 елда Математика буенча  халыкара  фәнни-белем бирү үзәкләре Россиянең дүрт шәһәрендә булдырылырга тиеш. 2021 елга кадәр барлыгы мондый алты оешма ачылырга тиеш. Бу хакта Дмитрий Ливанов хәбәр итте. 2016 елда исә әлеге үзәкләр Мәскәү, Петербург, Казан һәм Новосибирск шәһәрләрендә ачылачак.

Бүген Баулыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы була. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәтахов, муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре, аларның укыту-методик эш буенча урынбасарлары, кадрлар һәм аттестация мәсьәләләренә кураторлык итүче белгечләр катнашачак.


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген, Халыкара толерантлык көне уңаеннан, Татарстан мәктәпләрендә “Толерантлык дәресе” акциясе башлана. 23 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк әлеге акция кысаларында укучылар Россия территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни мирасы белән танышыр, төрле милләт вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүгә шәхси өлеш кертүнең мөһимлеге турында фикер алышыр, төрле этнослардагы, мәдәниятләрдәге төп кыйммәтләр һәм дөньяга карашлар системаларының охшашлыгы нәрсәдә чагылуын белер дип көтелә.

Татарстан Республикасы мәдәният оешмаларына бушлай бару буенча программалы график буенча республиканың 17 муниципаль районыннан мәктәп укучылары ике чираттагы спектакльдә булачак. 19 ноябрьдә В.И. Качалов исемендәге Казан академия зур драма театрында "Глумов" дип аталган спектакль, ә 20 ноябрьдә Татар дәүләт "Әкият" курчак театрында "Цветик-семицветик" музыкаль әкияте күрсәтеләчәк.


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Мөслим районы Шуганка башлангыч мәктәбе укучылары Денис Петров һәм Рунар Хәсәнов көзге каникулның соңгы көнен бик истәлекле үткәрделәр. Алар Тойгелде авылындагы атлар торагына экскурсия ясады.

2015 елның 10 һәм 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге белән берлектә семинар-киңәшмәләр сериясе уздырды. Семинарлар 2016 елда дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп аспектларына багышланган иде.

26-29 октябрьдә Россия Президенты боерыгы буенча Ярославль шәһәрендә "Россиянең булачак интеллектуаль лидерлары" III Бөтенроссия форумы узды. Казан шәһәренең 19нчы гимназиясе укучысы Кәрим Шакиров "Россиянең булачак интеллектуаль лидерлары" Бөтенроссия форумын үзе эшләгән яңа төрле автомобиль концепциясе белән таң калдырды.

25 нче ноябрь көнне сәгать 18:00 дә "Ак Барс" яшьләр үзәгендә (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 1) Шаяннар һәм тапкырлар клубының фестиваль уены узачак. Мәктәп балалары арасында оештырыла торган әлеге уен инде 6 нчы ел рәттән уздырыла. Быел фестивальгә хәтта Актаныштан, Балтачтан һәм Яр Чаллы шәһәреннәр командалар киләчәк. Барлыгы 14 команда булыр дип көтелә.

"Татарстан Республикасын да илле иң яхшы инновацион идея" конкурсына 2 меңнән артык гариза алынган.  Бу конкурс үткәрелгән 11 елда иң күбе. Беренче этап нәтиҗәләре бәйгенең оештыру комитеты тарафыннан расланган.


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 11 ноябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе Әстерхан өлкәсендә  Татар мәгарифе көннәрендә катнашты. Энгель Фәттахов Татарстан Республикасы мәгариф системасы һәм Россия Федерациясе төбәкләре белән мәгариф өлкәсендә алып барган эшчәнлек хакында доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International