ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2015 ел
чәршәмбе
6 июньдә Яр Чаллы шәһәрендә "Фиалка" дип аталган 116нчы номерлы яңа балалар бакчасы ачылды. Ул Кызыл Чаллы микрорайонында урнашкан. Балалар бакчасының ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты рәисе Наил Мәһдиев катнашты. 

7
июль, 2015 ел
сишәмбе
Кичә Ханты-Мансийскида “ПРОФ-IT” III Бөтенроссия төбәк мәгълүматлаштыру проектлары конкурсы финалының беренче көне уздырылды. Быел жюри хозурына барлыгы 170 проект тәкъдим ителгән, шуның 36сы финалга үткән. Алар 10 номинация буенча бәяләнгән.

6
июль, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 1-нче июненнән 30-нчы июненә кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 68* мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 6* мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында (алар түбәндә таблица формасында күрсәтелгән), мөрәҗәгатьләр әлегә департамент белгечләре тарафыннан карала.
Бүген эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллы шәһәрендә яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев озата йөрде.

2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанның иң яхшы билингваль балалар бакчалары 50 млн сум алды. 30 июньдә  Идел буе спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатория корпусында грантлар тапшырылды. 1 млн сум күләмендә грантлар мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә “Киләчәк” 2010-2015 елларга ТР да мәгариф стратегияләре кысаларында өченче тапкыр тапшырыла. Грантлар балаларга ике дәүләт телен өйрәтүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы балалар бакчаларына бирелә.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы россиялеләрне югары белем белән тәэмин итү буенча бюджет урыннарын кыскартырга планлаштырмый.
26 июльдән 5 августка кадәр Болгарда “Милләт” белем бирү-сәламәтләндерү балалар лагере эшләячәк. Анда Россия төбәкләреннән, шулай ук Финляндиядән 8-16 яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр килер дип көтелә. “Милләт” лагереның максаты — балаларны шәхес итеп тәрбияләү, әхлакый яктан үстерү, аларның сәләтләрен ачу.
7-12 июль көннәрендә Алексеевск районында урнашкан “Биләр” тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә “Сәләт” IV халыкара яшьләр уку-укыту форумы уздырыла. Анда фән олимпиадаларында, төрле иҗади конкурсларда, спорт ярышларында катнашып уңышка ирешкән 12-17 яшьләрдәге 5 меңгә якын сәлкеш (сәләтле кеше аларда шулай йөртелә - ред.) катнашыр дип көтелә.

1
июль, 2015 ел
чәршәмбе
1 июньнән “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасында республика балалар бакчаларына 9 мең 334 юллама каралган.
Шулай итеп, 9 меңнән артык ата-ана ТР дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетларына кереп “Мәгариф учреждениесенә юнәлдерелгән” дигән статусны күрә ала. Сайланган балалар бакчасына кирәкле документларны әзерли башлау зарур.
ТР Дәүләт Советы депутатлары белем бирү учреждениеләрендә акча җыюны “тыю” төшенчәсеннән баш тартырга, бу таләпне башка сүз белән алмаштырырга кирәк, дип саный. Алар фикеренчә, киң яңгыраш алган бу мәсьәләне хәл итү барышында, беренче чиратта, нәкъ менә “тыю” төшенчәсен әйләнештән төшереп калдырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International