ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
27 июньнән алып 14 июльгә кадәр яшь геологлар арасында II Республика ачык кыр олимпиадасы уздырыла. 29 июнь көнне Казанның “Заречье” сәламәтләндерү лагеренда олимпиада тантаналы рәвештә ачыла. Анда Казакъстан Республикаларыннан һәм Кырым Республикасының Бакчасарай районыннан 30 команда катнаша.
Кайбыч районы мәгариф бүлеге тарафыннан үткәрелә торган дару үләннәре җыю бәйгесе, балаларны дару үләннәрен танырга һәм кулланырга өйрәтү, аларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән, 6 апрельдән 1 декабрьгә кадәр үткәрелә. Анда барлык мәктәп укучылары да катнаша ала. Бәйге җиңүчеләре дипломнар белән бүләкләнәчәк.
25 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Болгар музей-тыюлыгындагы палатка лагерында узучы II төбәкара “Болгар-Туган тел”  форумында катнашучылар белән очрашты.

24
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстанның югары квалификация категориясенә дәгъва белдергән укытучылары 22-26 июнь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында эшли торган аттестация комиссиясенең йомгаклау утырышларында беренче мәртәбә катнаша.
2015 елның 24 июненнән 14 июленә кадәр "Байтик" шәһәрарты компьютер лагерында Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы ятим балалар өчен махсус смена уза. Биредә республиканың төрле районнарында урнашкан көллият һәм техникумнарда укучы 30дан артык студент ял итә.
Нурлат гимназиясе укучылары Рифат Гарифуллин һәм Софья Фадькина тренерлары, информатика укытучысы Алексей Фадькин җитәкчелегендә Бөтенроссия робот-техник олимпиадасында җиңүче булдылар.
2015 нче елның 19 июнендә Берлинда, “Сабантуй – дуслык күпере” лозунгы астында үткәрелгән “Европа сабатуе 2015” кысалары эчендә, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институтының фәнни хезмәткәрләре Р.Р. Нигъматуллина, А.Х. Мөхәмәтҗанова тарафыннан татар теленә өйрәтү буенча мастер-класс уздырылды. Мастер-классның эшчәнлегендә Германия һәм башка Европа илләренең өстәмә белем бирү үзәкләренең белгечләре һәм үз балаларына туган телне һәм мәдәниятне өйрәтергә теләгән ата-аналар катнашты. Р.Р. Нигъматуллина үз чыгышында читтә яшәгән мәктәпкәчә балаларга туган телне өйрәтү принциплары турында сөйләде һәм белем бирү өлкәсендәге яңа казанышлар белән таныштырды.

23
июнь, 2015 ел
сишәмбе
23нән 29нчы июльгә кадәр Болгар музей-тыюлыгындагы палатка лагерында  II төбәкара  “Болгар-Туган тел” форумы уза. 
Илнең төрле почмакларыннан җыелган алты йөздән артык егет-кызлар татар теле аша татар халкы мәдәниятын, гореф-гадәтләрен өйрәнәчәк. Алар өчен мастер-класслар, танылган галимнәр, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек эшлеклеләре белән очрашулар оештырылачак. 
2015 елның 1-нче маеннан 31-нче маена кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 55 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 5 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.
 Бу атнада, ягъни 22-26 июньдә чыгарылыш 11 нче класс укучылары рус теле (бүген), математика (база һәм профильле) (иртәгә) , география, химия, әдәбият, җәмгыять белеме, физика (берсекөнгә), чит ил теле (язмача), биология, тарих, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр (25ендә) , чит ил теле (телдән) буенча (26 июньдә) бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. Бу резерв көннәр буларак билгеләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International