ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2015 ел
җомга
 4 июнь көнне  ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстанның Азнакай һәм Тәтеш районнары мәгариф идарәләре башлыклары белән очрашты.
“Без, Борискино урта мәктәбе коллективы, укытучы Дербышева (Лукоянова) Нина Николаевнага ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итәбез. Нина Николаевна 25 ел балаларга рус теле һәм әдәбияты укытты. Ул башта Борискино мәктәбендә эшләде, 20 ел инде Әхмәт балаларына белем бирә”, – дип хәбәр итә алар “Әлки хәбәрләре” басмасына.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә Милли кадрлар әзерләү үзәге булган Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә Әлифба бәйрәме узды.

4
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Кичә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында балалар бакчалары төзелеше буенча республика программасын гамәлгә кую буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Илшат Гимаев үткәрде.
11 сыйныф укучыларының беренче имтихан нәтиҗәләре билгеле булды. Өч татарстанлы география буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган, рус әдәбияты буенча – 2 укучы.
Бүген Татарстанның 15 меңнән артык чыгарыш укучысы математика буенча профиль дәрәҗәсендә БДИ тапшыра. Татарстанда БДИ ын 86 пунктта тапшыралар, аларда on-line режимда видеокүзәтү һәм металл кысалар эшли. Имтихан сәгать 10 да башлана.
Кичә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында балалар бакчалары төзелеше буенча республика программасын гамәлгә кую буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Илшат Гимаев үткәрде.
Татарстанның 4 югары уку йорты Россиянең Топ-100 вузы исемлегенә кергән. Казан дәүләт медицина университеты 35 нче урыннан 31нче урынга күтәрелгән. КФУ былтыргы позициясен саклап калган: ул – 18 нче. Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты – КХТИ 54 нче урыннан 62 нчегә, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ 60 нчы урыннан 63 нчегә төшкән.

3
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
1 июньнән “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати системасы аша 2015-2016 елларга мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә балаларны массакүләм туплау чарасы башланды.
Бүген Казанның Халыклар дуслыгы йортында туган теле рус булмаган мәктәп укучыларының Рус теле буенча халыкара олимпиадасын ачу тантанасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International