ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Казанның "Сәләт" яшьләр фонды йортында (Островский ур., 23) “Сәләт” Прага мәктәбе-2015 эшчәнлегенә йомгак ясалды. Очрашуда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова, Татарстанның Чехиядәге сәүдә-икътисад вәкиле Зөфәр Абдулгалиев, “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко катнашты.
12-14 июнь көннәрендә Балтач районындагы «Кара күл» янында укучылар арасында спорт туризмы буенча ярышлар булачак. Бәйгеләр җәяүлеләр дистанциясе буенча үткәреләчәк.
9 нчы июньдә, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгында мәгариф хезмәткәрләре һәм  Икътисад, идарә итү һәм хокук институтында белем алучы Кырым Республикасы вәкилләре белән берлектә түгәрәк өстәл утырышы булды. 
Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы 2015 елда 5324 баланы (2014 елда – 5550 бала) ял иттерергә планнаштыра, шулар арасында: - ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәһрүм калган балалар йортында 12 һәм мәктәп-интернатларында тәрбияләнүчу 1449 бала (2014 елда 1800 бала).

9
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Мәктәп тәмамлаучыларның рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре билгеле булды. Зәй районыннан бу фән буенча имтиханны 246 укучы тапшырды, алар барысы да билгеләнгән бусаганы үтте.
Рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә караганда, Алабуга районының барлык чыгарылышлары билгеләнгән чик бусаганы узган. Район буенча уртача балл 69,6ны тәшкил иткән. Алабуганың 10нчы мәктәбендә һәм Суворов училищесында белем алган 2 укучы имтиханны 100 баллга язган.
Бүген Иннополис шәһәрендә бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының тантаналы ачылышы узды.

8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Россиядә җәмгыять белеме буенча Бердәм дәүләт имтиханы уза. Татарстанда бу фәнне 9,2 мең кеше сайлаган. Башка еллардагы кебек ул укучылар арасында популяр фән булып кала.

5
июнь, 2015 ел
җомга
7, 11, 13 нче территориаль җәмгыятьчелек үзидарәләре үз территорияләрендә балалар өчен җәйге лагерьларны ачып җибәрде.
Иртәгә, 6 нчы июньдә, бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның туган көнендә һәм Рус теле көнендә Казанда туган теле рус булмаган укучылар өчен рус теле буенча халыкара олимпиадага йомгак ясалачак.
Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатор корпусының концертлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International