Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы 2015 елда 5324 баланы ял иттерергә планлаштыра

2015 елның 10 июне, чәршәмбе
Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы 2015 елда 5324 баланы (2014 елда – 5550 бала) ял иттерергә планнаштыра, шулар арасында: ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәһрүм калган балалар йортында 12 һәм мәктәп-интернатларында тәрбияләнүчу 1449 бала (2014 елда 1800 бала).

Кара диңгез буенда урнашкан стационар лагерларда 150 бала өчен профиль сменалар оештыралачак (алар арасында балалар йортында тәрбияләнүчу 80 бала һәм гаиләдән алынган 70 бала өчен).

Август аенда “Костер” лагере җирлегендә тәрбиягә алган 50 ата-ана өчен һәм 150 бала өчен 3 смена булдырылачак.

Балалар йортында тәрбияләнүче балалар өчен 1 июннән 3 смена булдырылачак.

Шулай итеп җәй буена балалар йортында тәрбияләнүчу 370 бала 3 смена ял итәчәкләр, шул исәптән:

-    Норлат балалар йортының хезмәт һәм ял итү “Теремок” лагере.
-    Лаеш балалар йортының сәламәтләндерү “Чайка” лагере.
-    Лениногорск балалар йортының “Родничек” лагере.
-    Минзәлә мәктәп-интернатының “Полянка” лагере.
-    11 номерлы Казан коррекцион мәктәп-интернатының “Солнышко” лагере.
-    Чистай балалар йортының “Березка” лагере.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International