Кырым Республикасы вәкилләре белән түгәрәк өстәл

2015 елның 10 июне, чәршәмбе
9 нчы июньдә, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгында мәгариф хезмәткәрләре һәм  Икътисад, идарә итү һәм хокук институтында белем алучы Кырым Республикасы вәкилләре белән берлектә түгәрәк өстәл утырышы булды. 

Делегация каршында министр урынбасары И.Р. Мөхәммәтов, милли мәгариф идарәсе башлыгы Л.М. Әхмәтҗанова, КФУ доценты, татар теленнән дәреслекләр авторы, “Ана теле” online-мәктәбе проектында катнашучы К.С. Фәтхуллова чыгыш ясады. Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасының мәгариф системасы, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы һәм “Ана теле” online-мәктәбе белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International